Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

“Рябинушка” яңа мәдәният йортында җырлады

Биеш авылында күпфункцияле үзәк файдалануга тапшырылды. Кызыл тасманы кисү тантанасында Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибгатуллин һәм район башлыгы Рәшид Заһидуллин катнашты. Алар "Авыл клублары" республикакүләм максатчан программа нигезендә төзелүче, үз эченә фельдшер-акушерлык пунктын, китапханә һәм спорт залын алган мәдәният йортын һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан батырлар истәлегенә ясалган мемориальне...

Биеш авылында күпфункцияле үзәк файдалануга тапшырылды. Кызыл тасманы кисү тантанасында Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибгатуллин һәм район башлыгы Рәшид Заһидуллин катнашты.

Алар "Авыл клублары" республикакүләм максатчан программа нигезендә төзелүче, үз эченә фельдшер-акушерлык пунктын, китапханә һәм спорт залын алган мәдәният йортын һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан батырлар истәлегенә ясалган мемориальне ачу тантанасында катнаштылар. Мемориальгә Советлар Союзы Герое Дмитрий Горбуновка багышланган бюст куелган. Шулай ук Бөек Ватан сугышында башларын салган, туган якларына җиңү алып кайткан авылдашларның исемнәре мәңгеләштерелгән.

Гүзәл Хилавиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев