Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Заготзерно бистәсендә заманча ФАП төзелә

Заготзерно бистәсендә кызыл кирпечтән яңа, заманча һәм җыйнак кына җирле фельдшер-акушерлык пункты төзү эшләре башланды. Ришат Җамалиев. - Бистәбез өчен мондый медпункт күптән кирәк иде инде. Дөньяның ни чагы юк, табиб ярдәме минуты-сәгате белән кирәк булуы ихтимал, дарусыз тора алмаучылар да бар бит безнең бистәдә. - диләр биредә яшәүче ирле-хатынлы...

Заготзерно бистәсендә кызыл кирпечтән яңа, заманча һәм җыйнак кына җирле фельдшер-акушерлык пункты төзү эшләре башланды.

Ришат Җамалиев.

- Бистәбез өчен мондый медпункт күптән кирәк иде инде. Дөньяның ни чагы юк, табиб ярдәме минуты-сәгате белән кирәк булуы ихтимал, дарусыз тора алмаучылар да бар бит безнең бистәдә. - диләр биредә яшәүче ирле-хатынлы Айрат белән Фәүзия Гыймадиевлар.

Инде 20 ел шушы бистәдә яшәүче, ике бала анасы Гөлүсә Миңнебаева да алар фикерен хуплый.

- Мин ашлык кабул итү пунктында эшләп ялга чыктым, - ди бистә абыстае Фәүзия Маннапова. - Ирем Айрат әле дә эшләп йөри, ике елдан пенсия яшенә җитә. Гомер-гомергә бистәбездә медпункт булмады, сырхаулап китсәк, Апас табиблары янына йөрми хәлебез юк иде. Картлык һәркемгә тигез килә, авыру-сырхавы да янәшәдә генә. Ниһаять безнең турыда да кайгыртучы җитәкчеләр табылды, Ходай тазалык, озын, тигез гомерләр насыйп итсен үзләренә.

- Җыеннарда, төрле кабул итү-очрашуларда фельдшер-акушерлык пункты кирәклеге проблемасы даими күтәрелде. Былтыр тәвәккәлләп, яңа нигез салып калырга өлгердек. 8 октябрьдә төзүчеләр белән яңа килешү төзелде. Объектның прорабы Рим Булатов, төзелеш оешмасы җитәкчесе Фәнис Сафиуллин бик җитди, ышанычлы подрядчылар, эшне тиз тоталар. Төзүчеләр дә үзебезнеке - Рәис Сәлахов, Рәис Сираҗев, Таһир Сибгатуллин һәм Розалит Садыйков һәр кирпечне санап-үлчәп, пөхтә итеп салалар, - ди Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев.

Тиздән бу яңа, 60 квадрат метрлы медпунктның түбәсе затлы, матур калай белән ябылачак, бер үк вакытта бинада эчке эшләр дә башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев