Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Бүген Татарстанда сөт җитештерү беренче мәртәбә тәүлеккә 4000 тоннадан артты

Кукмарада тәүлеккә 277 тонна, Балтачта - 258 тонна, Әтнәдә – 219 тонна сөт савалар.

 25 июньдә Татарстанда сөт җитештерү күләме тарихта беренче мәртәбә тәүлеккә 4000 тоннадан артты. Районнарның авыл хуҗалыгы оешмалары белән эшче киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов шул хакта әйтте. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Министр барлык терлекчеләрне республика күләмендәге бу әһәмиятле вакыйга белән котлады. Ул әлеге уңышка зур өлеш керткән районнарны атады. Болар -   Әтнә, Кукмара һәм Балтач районнары. "Алар ел буена тәүлеккә 200 тоннадан артык сөт сава. Авыл хуҗалыгын үстерүгә һәм үз районнарында яңа объектлар төзүгә республика грантлары алалар", - диде Нәҗип Хаҗипов.

Бүгенге көнгә оператив белешмәләр буенча Кукмара районында тәүлеккә 277 тонна сөт җитештерелә, Балтач районында – 258 тонна, Әтнә районында – 219 тонна. Кайбер районнарда бер сыердан 22,5 килограммнан 27,1 килограммга кадәр сөт савалар.

"Узган атнада бу исемлеккә  Актаныш районы да кушылды, ул көнгә 200 тоннадан артык сөт җитештерүче дүртенче район булды», - диде Нәҗип Хаҗипов.

Сөт терлекчелеге Татарстан агросәнәгать комплексының өстенлекле юнәлешләренең берсе. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикада сөт җитештерүгә һәм сатуга ярдәм итү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыра, нәтиҗәдә югары күрсәткечләргә ирешелә. Товар сөтен җитештерү һәм сату күләмнәре буенча Татарстан Россиядә алдынгылар рәтендә, диелә бу хәбәрдә.

Фото: Арский вестник/Ильяс Фаттахов

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/25/188718/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев