Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Татарстан вәкилләре Венгриядә EuroSkills чемпионатында Россия данын яклаячак

Будапешта профессиональ осталык буенча Европа чемпионаты башланды.

Татарстаннан 6 кеше һөнәри осталык буенча EuroSkills 2018 Европа чемпионатында чыгыш ясаячак Россия җыелма командасына кергән. Бу хакта WorldSkills Russia матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген, 26 сентябрьдә, Будапешта Европа беренчелеге башланды, ул өч көн дәвам итәчәк.

WorldSkills Russia Россиянең 48 кешедән торган илкүләм командасы ярышларында барлык компетенцияләр буенча катнашачак. Командага Россиядә илкүләм чемпионатлар, шулай ук сайлап алу беренчелеге чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары кергән. Илкүләм команда составында Мәскәүдән 13 кеше, Татарстаннан 6 кеше, шулай ук Чиләбе, Төмән, Новосибирск, Самара өлкәсе, Краснодар крае һәм башка төбәкләрдән катнашалар.

2022 елда EuroSkills Европа чемпионаты Санкт-Петербургта узачак. Төньяк башкаланың гаризасын агымдагы елның март аенда расладылар.

 

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: euroskills