Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

ТР Президенты программасы буенча беренче балалар лагерьларын 2019 ел җәенә ремонтлаячаклар

Балаларны савыктыру лагерьларына капиталь ремонт ясау буенча дәүләт программасы Рөстәм Миңнехановның шәхси инициативасы белән тормышка ашырыла.

Татарстанда җәйгә яңа дәүләт программасы кысаларында 15 балалар сәламәтләндерү лагеры капиталь ремонтланачак. Бу объектларны финанслау күләме 200 млн сум тәшкил итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

«2019 ел программасы кысаларында, финанслау лимиты 200 млн сум булган 15 объектны капиталь ремонтлау һәм төзү карала. Әлеге объектларны сезон башына — 2019 елның 25 маена кадәр төгәлләү планлаштырыла», - диде Фәйзуллин.

Министр сүзләренә караганда, 2019 ел ахырына кадәр тагын дистәгә якын лагерь ремонтланачак. Әлеге объектлар буенча исәп-хисаплар яңа эшләнелә торган типик проектлар, шулай ук ТР Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән сметалар нигезендә башкарыла.

Министр ачыклап узганча, Президент программасы кысаларында республиканың 45 муниципаль берәмлегендә 95 балалар сәламәтләндерү лагерен капиталь ремонтлау планлаштырыла. Агымдагы елда 20дән артык объектны тәртипкә китерү планлаштырылса, 2020 елда аларның саны 50гә кадәр артачак. 2021 елда Татарстанда тагын 33 балалар лагерен ремонтлау планлаштырыла.

«Программаны финанслау Татарстан Республикасы бюджетыннан гамәлгә ашырыла, программаның соңгы лимиты хәзерге вакытта билгеләнмәгән», — дип ачыклык кертте Ирек Фәйзуллин. Балалар сәламәтләндерү лагерьларын капиталь ремонтлау буенча дәүләт программасы республикада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси инициативасы белән тормышка ашырыла.

2018 елның декабрендә республика муниципаль берәмлекләре Советының XIII съездында чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Президенты лагерьларны капиталь ремонтлауга республика бюджетыннан якынча 7 млрд сум бүлеп бирү планлаштырылуын әйтте.

Фото: Рамиль Гали/архив

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/19/181166/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X