Батыр райондашлар истәлегенә хәтер такталары куелды
Махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләребез - Кече Болгаер егете Закиров Илнур Рауф улы, Борнаш авылыннан Колсанов Александр Михайлович , Әлмәндәр авылыннан Әхмәдуллин Дилүс Рифкат улы, Мөхәммәтшин Марат Гаделша улы, Хәертдинов Эльбрус Эльбрус улының туган йортларына хәтер такталары куелды.
Элмә такталарны Апас якташлар җәмгыяте исеменнән Гаптелганиев Рафис Габделбари улы һәм Хафизов Рәис Габбас улы әзерләде.
Батырларның рухы шат булсын! Әти-әниләренә,туганнарына күркәм сабырлыклар бирсен. Батырларның исемнәре үлемсез!
Әлеге эштә Борнаш урта мәктәбенең "Яшь армия" хәрәкәте укучылары да катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев