Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Хәтерлибез, Данлыйбыз, Горурланабыз!

Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйретдин ага Сәлахов «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медале белән бүләкләнде

Үтәмеш авылында яшәүче, җәй көне генә 100 яшьлек гомер бәйрәмен каршылаган Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйретдин ага Сәлахов “Апасның почетлы кешесе” исеменә лаек булды. Аңа шулай ук «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медале тапшырылды.

  “Рәсәй Президенты Владимир Путин “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышын Җиңүгә 80 ел” юбилей медален булдырды. Безгә тыныч тормыш бүләк итеп, бүген дә зур киңәшче булып яшәвегез өчен зур рәхмәт”, - диде Марат Әхмәтов.

  Тарихның тере шаһиты булган Хәйретдин ага истәлекләрен яшь буын белән дә уртаклаша. Илдәге соңгы яңалыклар белән телевизор, газета битләре аша танышып бара. Махсус хәрби операциягә багышланган тапшыруларны аеруча кызыксынып карый. Яу кырында илебез тынычлыгы өчен көрәшкән ветеран илнең киләчәге ныклы кулларда булуына сөенә.

  Район башлыгы Айрат Җиһаншин Хәйретдин ага Сәлаховка сәламәтле тәләп, Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бергәләп каршы алырга язсын дигән теләктә калды.

  Хәйретдин абый 18 яшендә сугышка алына. Сталинград, Курск дугасы сугышларында илебез тынычлыгы өчен үзеннән зур өлеш кертә, берничә тапкыр каты яраланып госпитальләрдә дәвалана.
  1943нче елның 6 нчы гыйнварында ул беренче тапкыр яралана: баш сөягенә снаряд кыйпылчыгы килеп керә һәм гомерлеккә шунда кысылып кала. Мина кыйпылчыгы әлегә кадәр башында саклана, -тәнендәге җәрәхәт эзләре бүген дә сыкрый. Дәвалану өчен Саратов хәрби госпиталенә җибәрелә. Терелгәч, Курск, Курск дугасын азат итүдә катнаша. Хәйретдин ага хезмәт иткән 6нчы гвардия дивизиясе 75нче укчы полкы дошманны Украина ягына кысрыклый. 1943нче елның 6 июлендә икенче тапкыр яралана Уң кулының бармак сөякләре чәрдәкләнә. Тиз генә төзәлми, үлекли. Врачларга кул сөяген кисәргә туры килә. Инвалидлык буенча сугыш хезмәттән азат ителгәннән соң, Үтәмешкә әйләнеп кайта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев