Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Хәтерлибез, Данлыйбыз, Горурланабыз!

“Зал белән еладык”

Әлмәндәр җирлеге “Җиңү Салюты” районкүләм фестивален дәвам итеп, җирлек тарихы белән бәйле чыгыш күрсәтте.

(21 февраль, “Апастово-информ”).

  Фестиваль Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан авыл җирлекләре арасында уза. Әлегә кадәр Каратун, Болынбалыкчы, Дәвеш һәм Коштавылы җирлекләре иҗатта имтихан тотты.
  Әлмәндәр мәдәният йорты фойесында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган күргәзмәләр, фотозона урын алган. Шунда ук хәрби хәрәкәт ветераннары белән очрашып сөйләшү, аларның солдат еллары хатирәләрен уртаклашу мөмкинлеге дә бар иде.
  Әлмәндәр җирлегенең иҗат концертында танылган якташлары да катнашты. Язучы, шагыйрь һәм драматург Хәбир Ибраһим, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтендөнья татар конгрессының “Дөнья” студиясе җитәкчесе Энҗе Шәйхетдинова кунак булып кайтты.
 
  Иҗат чыгышының төп темасы – Бөек Ватан сугышы, ул еллар китергән авырлыклар һәм ачы хәсрәт иде. Әлмәндәр җирлеге чынбарлыкны чагылдырды. Борнаш авылында яшәүче Әлфия апа Миңнебаева сценарийның төп герое булды. Алар гаиләсеннән сугышка 4 ир бала һәм 1 онык китә. Аларның берсе генә исән-сау әйләнеп кайта.
  “Зал белән еладык”, - диде тамашачы. Һәр чыгышны алкышларга күмде. Уйнау осталыкларына, биюләрнең куелышына сокланмый мөмкин түгел иде. Сәхнәдә шагыйрә Рауза Хафизова һәм район газетасы журналисты Ләйлә Шиһабиеваның шигырьләре яңгырады.

  Кичәдә шулай ук бүген Ил иминлеге сагына баскан егетләр дә данланды. Арадан киткән батырлар искә алынды.

  “Үзебезнең тарихны барлап, аны бүгенге еллар белән бәйләп халыкка җиткерергә тырыштык. Сугышның нинди авыр хәсрәт алып килүен һәр йөрәк аңлый”, - диде җирлек башлыгы Ранис Әхмәтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев