Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Хәтерлибез, Данлыйбыз, Горурланабыз!

Зур Күккүзнең батыр уллары истәлегенә ярышлар үтте

Зур Күккүз авылында батыр авылдашлары – махсус хәрби операциядә һәлак булучылар истәлегенә чаңгы ярышлары узды.

(11 март, “Апастово-информ”).


  Авыл җирлеге башлыгы Рамил Җәләлиев барлык катнашучыларны сәламләде, уңышлар теләде.
  -Батыр егетләрне авылдашлар онытмыйлар, аларның истәлегенә ярыш уздыру бик күркәм күренеш. Мондый чаңгы ярышлары ел саен узачак, - диде ул.
Районның яшьләр эше бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин Тәлгать абый һәм Асия апа Хафизовларга, Фәнис абый һәм Тәскирә апа Зәйнетдиновларга, Илшат абый Әскәровка батыр ул үстерүләре өчен район башлыгы исеменнән олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Спортчылар да сынатмады. Җиңүчеләргә Грамота, медальләр һәм бүләкләр тапшырылды.
  Ярышта районның хәрби хәрәкәт ветераннары да катнашты. Алар шулай ук бүгенге көндә махсус хәрби операциядә булган егетләргә җиңүләр, балаларын югалткан гаиләләргә күркәм сабырлыклар теләделәр. Ярышлар вакытында ГТО нормативлары да тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев