Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

100 яшьлек Бибисара әби Миңнебаева: “Гел кычыткан ашадык”

Колчык авылында яшәүче Бибисара әби Миңнебаева 100 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.

(3 июнь, “Апастово-инфор”).

Бер гасырлык гомер юлы узган күндәм холыклы, сабыр акъәбине тәбрикләргә өй тутырып балалары, онык-оныкчыклары, якыннары җыелды.
Бибисара әби Миңнебаевага Ил башлыгының, Татарстан Республикасы Рәисенең, район башлыгының котлаулары ирештерелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, Биеш авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев, район ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина изге теләкләрне җиткереп, бүләкләр тапшырдылар. Акъәби яшь буынның да хөрмәтен тойды. Районның “Алдынгылар” хәрәкәте гасыр яшьтәше белән очрашты.
Бибисара әби Миңнебаева сугыш чоры авырлыкларын күп күргән. Урман кисү, окоп казу эшләрендә катнашкан. Гектар-гектар чөгендер эшкәрткән, фермада хезмәт иткән. 6 балага гомер бүләк иткән. Кызганыч, 2 баласын вакытсыз югалткан. Бүген ул-кызларының кадер-хөрмәтендә яши.
“Төрле эшләр башкардым, тракторга да утырырга туры килде. Хезмәт белән яшәдек. Гел кычыткан ашадык. Туган авылыма тормышка чыктым. Бабаем бик яхшы кеше булды. 100 ел узганы сизелми дә калган”, - ди әби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев