Ә көзгедә синең карашың... (Ләйлә Шиһабиева)
Хикәя
Ерак юлларга ялгыз гына йөрергә яратмый Илгиз. Ул йә берәр дустын утыртып чыгып китә, йә булмаса юлдаш таба. Күп вакыт юл читендә аптырап басып торган кешеләрне дә калдырып китәргә күңеле тартмый. “Машина буш бит, утырсыннар. Барыбер шул якка барам бит”, - дияргә ярата.
Бу юлы эш белән Алабуга якларына барган иде. Шәһәр читендә үк басып торучы ике кыз баланы утыртты.
-Башта Казанга, аннан автобус белән районга кайтабыз. Үзегезгә җайлы җирдә төшерерсез, – диделәр кызлар, җайлы транспорт булуга сөенеп.
Илгиз башта кызлар белән әллә ни сөйләшмәде. Үз балалары яшендәге кызлар белән нәрсә сөйләшәсең инде.
-Кая укыйсыз, кая барасыз? Нишләп автобуска чыкмадыгыз? Очраклы машиналар белән йөрү куркыныч түгелме соң? – кебек сораулар биреп, аларга кыска-кыска гына җаваплар алды да, ир тын гына юлын дәвам итте. Көзгегә карап-карап алганда, шофер ягына утырган кызның карашлары белән очрашты ул. Шундый таныш, ягымлы караш аңа кемнедер хәтерләтәдер кебек тоелды. Шундый ук кашлар, чәч бөдрәләнешләре, хәтта тавышы да яшьлегенә алып китте. Шактый гына яшьлек хисләрендә адашып барганнан соң, сорамыйча булдыра алмады:
-Кызлар, шулай да, кая кайтасыгызны әйтмәдегез бит әле...
-Сез бит үзегез дә кая кайтасыз дигән сорауны җавапсыз калдырдыгыз, - диделәр кызлар чая гына.
-Хә мин сезне үзебезнең якларга алып китсәм нишлисез инде?
-Сезгә кайтабыз да, кунак булабыз инде, - дип, куркуларын сиздермәде кызлар.
-Яшел Үзәнгә. Сезгә ерак калмый инде. Тик шәһәргә түгел, авылга мин. Үземнең балалардан беләм, яшьләрнең хәзер бик авылга кайтасы килми, - дип җаваплады ир.
-Без Яшел Үзәннең үзенә. Әле йорт яныннан да узарсыз, бәлки, - дип көлеште кызлар.
Ир тагын да аптырап калды. Хәзер кем кызы булуларын сорашасы гына калды. Яшьлектәге мәңге онытылмас ягымлы карашлы сөйгәнен исенә төшергән кызны күз кырые белән генә булса да, бик озак карап барасы килде аның. Гүя янәшәсеннән яшьлеге атлый иде. Барысы да күз алдына килде. Хәер, онытмаган да ул аны. Һәр кешедән шул карашларны эзләү, бәлки, бу юлы да алдый гынадыр.
-Мин бит бөтен районны аркылыга-буйга йөргән кеше. Кем кызлары соң сез?
-Мин укытучы Хәлимә кызы. Әтием күптән юк инде. Әни абыйлар белән яши. Абый таксида йөри. Беләсездер дә, бәлки, - диде кызларның берсе.
-Минем Яшел Үзәндә дәү әнием яши. Без әни белән аның янында яшәдек. Хәзер әни Казанга күчте. Ләкин мин күбрәк дәү әни янына кайтып йөрим, - диде икенчесе.
-Әниең кем була инде, сер булмаса?
-Эльмира исемле. Укытучы иде. Хәзер укытмый инде. Кибеттә сата, - диде кыз.
Ир башка сораулар бирмәде. Барысы да аңлашыла иде. Бары тик якын карашны күзәтеп барып, үз дөньясына чумды. Яшьлектәге югалтулар, сагыш, үкенечләр барысы бер юлы көйдерде аны.
-Әниең Илгиз исемле егет турында сөйләгәне юкмы сиңа, - дип бик сорыйсы килде дә, батырчылыгы җитмәде. Шулай да, кызлар төшеп калганда, “Эльмирага Илгиздән сәлам әйт яме. Кара күзле Илгиздән дип әйт. Ул белә. Оныткан булса да, исенә тиз төшәр”, - диде һәм кызның җавабын да көтеп тормыйча кузгалып китте. Әллә нинди җавап ишетүдән курыкты сыман.
...Илгиз - артык кешелекле, ышанучан, олы йөрәкле ул. Озак еллар хокук саклау тармагында эшләде. Бик күп аянычлы язмышлар белән очрашты. Күз алдында таркалган, йә булмаса, аерылышырга килеп тә, шунда ук дуслашып кайтып киткән гаиләләр, чарасызлыктан башын игән кешеләр, хөкем карары чыкканда да, үкенә белмәүче танышлар да очрады. Күпме генә кырыслык таләп итүче вакыйгалар алдында калса да, күңеле тупасланмады, янәшәдәгеләргә ышанычы бетмәде, сүрелмәде аның. Үзең әйбәт идең, дип аркасыннан сыйпаучы да, булышырга теләүче дә күп иде. Аны танымаган кеше бик сирәктер. Яшьләр белеп бетермәсә генә.
Илгиз тумышы белән гади бер авыл малае. Гаиләдә мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлаучы бердәнбер бала. Абый-апалары уртача гына укып, барысы да язмышларын авыл белән бәйләгән. Гади генә көн күреп, үз тормышлары һәм язмышларыннан канәгать булып, күңел тынычлыгы белән яшәп яталар. Нигез җылысы да сакланган. Уртанчы абыйлары әти-әни төсен саклап төп йортта яши.
Илгиз исә мәктәпне тәмамлап, хыялларны тормышка ашыру нияте белән Казанга китте. Үз көче, үз тырышлыгы, үз белеме белән юридик институтка керде. Аның белән генә чикләнеп калмыйча, хокук белеме буенча укыды. Эш урынын түбәннән башлады. Егетнең булдыклылыгын күреп аңа күтәрелергә ярдәм итүчеләр дә табылды. Берничә ел сәркатип булып эшләде. Аннан хезмәт баскычлары буйлап атлап, хөкемдар ярдәмчесе дәрәҗәсенә менде. Киләчәгенең өметле булачагын күзаллаган егет, сөйгән яр хыянәтен дә тойды, югалтулар белән дә очрашты. Аннан, тормыш коруны түгел, ә хезмәттәге уңышларын беренче урынга куйды. Шулай тынычланды, күңел ярсуларын шулай басты.
Кызлар белән очрашмады, аралашмады түгел, тик ул аларны артык якын җибәрмичә, акыллы гына котыла килде. Чөнки, бер авызы пешкән иде. Артык якынаерга да, өзелеп яратырга да курыкты.
- Гаиләле булу артык мәшәкать. Хатының, балаларың булу зур җаваплылык өсти. Төннәр буе эштә утыруны, эштән арып кайтып, ялгызың калырга теләүләрне алар аңламас, - дип үзен ышандырды да, парлы булу хыялын зур йозакка бикләп куйды.
Әти-әнисенең: “Без исән чакта өйлән. Сине гаиләле килеш күреп, туйларыңда утырып каласыбыз килә”, - дигән сүзләре дә уеннан кире кайтара алмады.
Дөрес, төпчек бала буларак, ул әти-әнисен барыннан да артык яратты. Өйләрен дә ясатты, акчасын да өзмәде. Авырган вакытларында нинди генә табиб тапмады, даруын да исәпләп тормады. Саулык акчага сатылмый икән шул ул. Чирләреннән тернәкләнә алмыйча, улларының нинди хатын белән язмышын бәйләвен дә белмичә, әти-әнисе бер-бер артлы гүр иясе булдылар. Илгиз бу югалтуны бик авыр кичерде. Тынычлана алмый озак изаланды. Һәрчак ашкынып кайткан туган йортының да әти-әнисеннән башка буш һәм нурсыз булуын аңлады. Газизләре өзелеп көтеп тормагач, инде еш кайтып йөрүдән мәгънә юклыгы да кәефен төшерде. Абыйсының үз тормышы, үз мәшәкатьләре. Тәнеңдә бер кан акса да, син инде үз йортыңа кайтмыйсың кебек. Бу вакытта күңелдәге бушлыкны эш кенә тутыра алмавын, гаилә җылысына, хасияткә сусавын да төшенде ул. Тик инде яшенең 40ка җитеп баруы гына үзен сиздерә иде. Аның яшендәгеләр ул-кызларына туй ясаганда, аңа өйләнү турында уйлау да оят булып тоелды, хәтта. Икенче яктан уйласаң, әти-әнисенең әйткән сүзләре дә бар.
- Картлыгыңда ялгызың бик кыен булачак. Ялгыз калырга тырышма, улым,- дигән сүзләр якыннары арадан киткәч, еш хәтерендә яңарды. Ләкин өзелеп гашыйк булган көннәрен исенә алып, кабат кулларын селтәде. Ул яраткан ярлар бит инде күптән гаиләле. Ә аңа тиңнәр әле дә юк кебек. Бу турыда кычкырып йөрмәсә дә, яхшы белә.
Эльмира белән участок инспекторы булып эшли башлаган чакта очрашты ул. Кыз ул вакытта студент кына иде әле. Формалы, кара күзле егеткә ул да тартылды. Матур гына аралашып киттеләр. Аз гына аралашканнан соң, кыз Казанга китеп, югары уку йортына укырга керде. Баштарак сагынышып күрешсәләр дә, соңрак кыз очрашулардан кача башлады, кәефе дә үзгәрде.
Илгиз югалтудан куркып, ул торган тулай торакка да күп тапкырлар барды. Ниләр генә эшләмәде кызны үзенеке итәр өчен. Ул барыннан да файдаланды гына. Ахыр чиктә, үзенең авырлы булуын әйтеп, кияүгә чыгачагын хәбәр итте.
Илгизгә артык сүз әйтергә дә, тәкъдимнәр уйларга да урын калдырмады. Әллә яратып тормышка чыга, әллә алданып, анысын аңлатып тормады. Ни генә булса да, үзеннән дә артык яраткан кызның мондый хыянәтен Илгиз кичерә алмаган булыр иде. Аралары өзелде. Тик йөрәктә мәңге дә төзәлмәс яра калды. Ул аны бүген дә күңеленең иң түрендә йөртә. Шулай да, бүген дә кичерә алмый. Димәк, бүген ул машинасына утыртып кайткан кыз да, ачы хыянәтнең җимеше. Эльмираның озак та яшәмичә аерылуын, кызы үсүен ишеткән иде бит ул. Бәлки шул чакта янына барып аңлашса, алар бергә дә булыр иде. Илгиз дә ул вакытта өйләнмәгән иде. Хыянәтне, үзен башкага алмаштыруны кичерә алмады. Бүген дә ярату янәшәсендә нәфрәт очкыны бар.
-Адвокат хатыны булып яшисең килмәгәч, утыр кибетеңдә хуҗаң биргән акчаңны көтеп, - диде ул ярсуын тышка чыгарып.
Кызга да кая эшләвен әйтмәде. Әнисе шәһәргә кайтып йөри, Илгизнең үткәненә битараф түгелдер дип уйлады.
Үткәннәрне искә алып, киләчәгенең нинди буласын да уйларга куркып уздырган көннәрдә, эшендә яңа хәбәр җиткерделәр. Ул Күрше Яшел Үзән шәһәренә җәмәгать хөкемдары булып билгеләнә. Зур җаваплылык икәнлеген аңласа да, ул каршы килмәде. “Яңа җирдә, яңа сулыш белән яшәрмен, еллар дәвамында җыелган авыр йөк артта калсын”,- дип уйлады һәм эчтән генә үз-үзенә уңышлар теләде.
Чыннан да, яңа җирлеккә ияләшү, эшне башлап китү аның тормышын азмы-күпме тулыландырды. Тик шәһәр үзәгеннән бирелгән зур йортка урнашып, анда ялгыз гына яшәп китү тагын үзен сиздерде. Шул чагында ул авыл кешесе булуын аңлады. Туган авылында йорт салды. Күп вакыт анда кайтып йөрде. Ялгызлыгын шулай басты.
Инде шәһәр өчен шактый зур урында утырган ирнең өйләнү мәсьәләсе дә килеп туды. Кызлар янына йөри торган вакыт узып бара.
“Мәхәббәт килгәнне көтеп ятып булмас”, - дип уйлады тормышта шактый тәҗрибәсе булган ир. Яңа танышлар аша социаль яклау идарәсендә эшләүче тәртипле генә, оялчан гына кыз белән танышты. Яшь булса да, кыз да хөкемдар кадәр хөкемдар дуслыгын белдергәч, кире кага алмады. “Ярату тора-бара, уртак максатлар белән яшәгәндә килер. Бездән дә бәхетле кеше булмас әле”, - дигән уйлар белән яңа гаилә төзелде.
Күренекле җирдә эшләгән кешеләрнең гаиләләре бар яктан да үрнәк булырга тиеш кебек. Тормыш иптәше Алсу да бу хакта аңлап яшәде. Иренең кәефе юк чакта дәшмәде. Эштән соң кайтулар, хәтта кайтмый калулар гадәти күренеш итеп кабул ителә иде. Җитеш тормыш һәм өйдәге тынычлык хакына хатын барысына да күз йомды.
Илгизнең дус-ишләре күп булды. Аңа һәркем хөрмәт белән карады. Олы йөрәкле, кешенең хәленә керә белүче, хәтта, гаебе булган, хата кылган кешегә дә шәхес итеп карап, яшәү көче, өмет бирүче хөкемдарны кала халкының әлегә кадәр күргәне юк иде.
Тормыш ярына да ул чикләүләр куймады, көнләшү чире арага кермәде. Хәтта алдарак гаилә корып, гаилә җылысы тоеп яшәмәве өчен дә үкенгән вакытлары булды. Бар да әйбәт, бар да ул көткәннән дә яхшырак иде.
Бу вакытларда үткәннәрне искә алмаска тырышты. Җир йөзендә тәүге җавапсыз мәхәббәте барлыгы онытылып торгандай булды. Улы, кызы туды. Гаилә бар яктан үрнәк иде.
Көтелмәгән бер очрашу ирнең бар тормышын күз алдыннан уздырды. Ялгышларын да, уңышларын да яңадан барлады ул. Шулай да, Эльмира белән бер булса да очрашу, сөйләшү хисләрен кичермәде.
Ир кабат гышыйк булмадым дип тә әйтә алмый. Мәхәббәт яшькә дә, нинди өлкәдә эшләвеңә дә, хәтта гаиләң, балаларың барга да карамый икән ул. Мәхәббәт сорап килми.
Илгизнең: “Ярату юк ул. Мәхәббәт килгәнне көтеп ятып булмас”, - дигән сүзләре башыннан кабат-кабат узды. Үзенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән гаиләгә шаһит булып килгән кызның күз карашы аны бер күрүдә өшетте, туңдырды, эсселе-суыклы итте, инде ир уртасына җитеп килүче Илгиз әйтер сүзләрен онытты. Зәп-зәңгәр күзле, кара чәчле, бу кызның гаҗәпләнүдән түм-түгәрәк булып ачылган күзләре бер дә күз алдыннан китмәде.
Илгиз гаиләсе барын да, эштәге дан-дәрәҗәсен дә онытып, әлеге кыз белән сөйләшүгә җай эзләргә кереште. Башта юк-бар сораулар биреп телефонына шалтыратты. Аннан кәгазьләргә кул куярга кирәклекне сәбәп итеп эшенә чакырды. Диләрә исә килми булдыра алмады, чөнки суд белән шаяруның азагы начар бетәсен чамалый иде.
Кыз килде. Ниндидер, үзе дә белмәгән кәгазьләргә кул куйды. Әлеге кәгазьләр “әзерләнгән” вакытта чәй өстәле артында җанлы әңгәмә корылды. Илгиз кызның Казаннан ерак түгел бер бистәдә яшәвен, ялгызы гына бер кыз үстерүен, иренең берничә ел элек фаҗигале төстә вафат булуын белде. Диләрә район үзәк хастаханәсенең “Ашыгыч ярдәм” бүлегендә эшли икән.
Сөйләшү шуның белән беткәндәй булды. Ирнең күңеле генә тынычланмады. Очрашуга сәбәп эзләде, аннан инде ир уртасына алай килешмәвен аңлап, үзен туктатты. Юаныч табарга гаиләсе, балалары бар иде.
Озакламый Илгизнең хөкемдарлык вакыты бетте. Ул кабат сайланырга теләмичә, үз эшен ачарга хыялы барлыгын белдерде. Шәхси адвокатлар бүлеге ачты. Үзенә сәләтле яшь белгечләрне эшкә алды. Ерак юлларга йөрүе дә шушы эше белән бәйле.
Эшләре җайлангач, Илгиз Диләрә белән очрашырга да җай тапты. Әнә шундый ерак юлдан кайтканда, аларда туктап ял итәргә, берәр чәшкә чәй эчеп чыгарга булды. Уйлары артык тирән түгел иде. Тик, тиз генә чыгып китә алмады. Аңы томалангандай булды. Бу вакытта аны берни дә - гаиләсе белү дә, балалар барлыгы да, кеше сөйләү дә куркытмады. Ул үз-үзен тыеп кала, мәхәббәтенә каршы килә алмады.
Ир артыгын кыланмаска, өйдәге тынычлыкны сакларга тырыша. Аның үз эшен яратуын гаиләсе күптән белә. Шуңа күрә дә артык сораулар биреп, аптыратып тормыйлар. Барысы да алар өчен, балаларының барлы тормышта яшәве өчен тырышуын да күрәләр. Гаиләдә иргә хөрмәт зурдан. Эштә дә аны бәялиләр. Яшьләргә еллар дәвамында туплаган тәҗрибәсен, белемен өләшә. Үзе өйдә утырганда да, ышанычлы кешеләре булсын дип тырыша.
Илгиз белән Диләрәнең очрашулары дәвам итә. Хатын хәтта шикләнергә сәбәп тә күрми. Ләкин, тора-бара Илгизне гаиләсе белән бүлешергә теләмәгән Диләрә мәкерле эшенә керешә. Ирне хатыны белән уртак итәсе килми. Аныкы икән, табышы да аңа кайтсын, үзе дә бердәнбере булсын дип уйлый.
Санаулы еллар эчендә Диләрә ирнең бар әйберен үзенеке кебек хис итеп, бай хатыны кебек киенә, кыйммәтле чәчтарашларда йөри, сезон саен тунын алмаштыра башлый. Илгиз яратуы хакына үз йома. Аңа да, гаиләсенә дә җитә бит. Күбрәк эшләргә, ял итмәскә тырыша.
Диләрә хатынына ишеттереп, гаиләдә күңелсезлекләр чыгарганчы бу шулай дәвам итә. Ул хәтта Алсу урынына яшәргә кайтырга да хыяллана. Илгиз эшне сизеп алып, күзләре ачылганда инде соң була.
Илгизнең һәр сүзе, кисәтүе, каршы килүе хатынның ачуын чыгара, тавыш чыга, гаугага китә. Илгиз вакытында Диләрә белән арасын өзмәгән булса, инде бүген җылы гаилә кочагына кайтмаган да булыр иде.
Менә шулай төпле белемле, үзе тормышта күп хәлләрне, вакыйгаларны башыннан, күңеленнән үткәргән кешеләр дә ялгыша икән. Ир бу турыда уйларга да курка хәзер. Диләрә белән очрашулар да эзләми. Илгизнең нәтиҗә ясарга, югалткан хәзинәсен барларга вакыты күп. Шунысына сөенде, ул акыллы хатын сайлаган. Алсу берсенә дә ышанмады дип әйтә алмый, шулай да, барысын да үткәреп җибәрә, кичерә белде, балалар алдында әтиләрен кечерәйтмәде, хурламады. Тирән җәрәхәтле мәхәббәт эзе, ялгышлар аша булса да, Илгиз бәхетемне таптым дип әйтә ала.
Ирнең бәхете хатыннан, хатынныкы – ирдән, диләр. Кулга килеп кунган бәхет кошын ычкындырмый яшәү генә икесенә дә бәйле. Читтән кояш җылысы өмет итеп, тулы бәхетен бәяләмәүчеләр күп. Илгиз егылмаска вакытында көч тапты. Аңа бүген Эльмирасы да, Диләрәсе дә кирәкми. Алсуын беркемгә дә алмаштырмаячагын яхшы белә. Шуңа да тормышындагы һәр очрашудан гыйбрәт алырга, нәтиҗәләр ясарга тырыша.
Ләйлә Шиһабиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев