Аердылар! Аердылар...
Ян Абрамов белән җырчы Алсуның матур мәхәббәт тарихы тәмам. Кичә суд аларның никахына нокта куйды
Абрамовның адвокаты Александр Добровинский ахырга кадәр Алсу белән Янны татулаштырырга тырышкан. Белгеч сүзләренчә, аның ышанычлы кешесе гаиләне саклап калуга әзер булган һәм мөмкин булган барлык вариантларны тәкъдим иткән. Яңа мәгълүматлар барлыкка килгәнче, соңгы мизгелгә кадәр шулай булган.
"Күптән түгел генә Алсу белән Ян Абрамовлар арасындагы никахның башкача дәвам итә алмасын дәлилләгән хәл ачыкланды. Бу эшкә рәсми нокта куелды. Якларның берсе дә шикаять бирмәс дип уйлыйм. Ачыкланган хәл ике якка да билгеле", - дигән Добровинский.
Нинди хәл соң ул? Адвокат бу яшерен мәгълүматны әлегә ача алмый. "Вакыт җитәр, мин үз клиентымнан моны халыкка чыгарырга рөхсәт алырмын дип уйлыйм. Әгәр ул әйтергә рөхсәт итсә, әйтермен", - ди белгеч.
Алсу да язмышында булган мөһим үзгәрешләрне шәрехләде: "Без көн саен төрле карарлар кабул итәбез, кайвакыт алар безнең тормышыбызны мәңгегә үзгәртә. Бүген минем тормыш китабында яңа бүлек башлана", - диде Алсу.
Социаль челтәрдәге бу сүзләре астына кызы Микелла «Яратам сине» дип язган һәм ”йөрәк" смайлигын куйган.
Җанатарлары да Алсуга бәхет тели:
"Ышанам һәм беләм, Сез - иң яхшысы, зур уңышларга ирешәчәксез һәм, әлбәттә, бәхетле булачаксыз, кадерле Алсу!»
"Барысын да дөрес эшләдең. Яра төзәлер, бәхетеңнән шат көләрсең әле!"
«Сезгә көч һәм Галәм ярдәме! Күңелегезгә мәхәббәт яңадан килсен", - дип теләгән фолловерлар.
Фото Социаль челтәрдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев