Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Ак халатлы, саф күңелле шәфкать иясе

Сүзем – кешеләрнең гомерен, сәламәтлеген кайгыртып яшәүче гади авыл фельдшеры Гөлсияр апа Сибгатуллина турында.

Гөлсияр апа Болынбалыкчы авылыннан. Йомшак күңелле, тырышлыгы белән аерылып торган кыз туган авылы мәктәбен тәмамлагач, яшел Үзән медицина учлищесына юл ала. Биредә укып, кулына диплом алган белгеч район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегендә эшли башлый. Хастаханәдә берникадәр тәҗрибә туплаганнан соң, хезмәтен туган авылы Болынбалыкчы фельдшер акушерлык пунктында дәвам итә. Менә инде 28 ел дәвамында авыл халкының сәламәтлеген кайгырта ул.
“Үз һөнәремне яратып башкарам. Кешеләргә авыр вакытта ярдәм кулы сузу, авыруларның хәлен җиңеләйтә алуым күңелемә рәхәтлек бирә. Яшьтән үк ак халат киеп йөрермен дип хыялланып үскән идем, - ди ул үзе.
Авыл фельдшерының хезмәте катлаулы да, тынгысыз да. Беренче ярдәм күрсәтү, яңа туган балаларны карау, олыларны һәм балаларны вакытында диспансеризациягә, прививкаларга өндәү – эш көн дәвамына җитәрлек. Тавык та чүпләп бетерә алмаслык мәшәкать төне буе да дәвам итәргә мөмкин. Гөлсияр апаның җаваплылыгында 250 кеше. Авыруларны дарулары, уколлары белән генә түгел, җылы сүзе, назлы карашы белән дә терелтә белә ул. Шуңа да авылда үзен бик хөрмәт итәләр, аңа ышаналар. Эшләгән дәверендә аянычлы, гыйбрәтле хәлләр белән дә күп очрашырга туры килгән фельдшерга.
-Кемнең кемлегенә карамый, эчкечеме ул, ниндидер зыян кылучымы – һәрберсенә беренче ярдәм күрсәтергә тиешбез. Ак халат кигәнсең икән – димәк, беренче чиратта син дәва бирүче. Кирәк вакытта ашыгыч ярдәм машинасы белән сырхауларны Буа, Казан шәһәрләренә дә озатып барабыз, - ди.
Гөлсияр апа гаиләсендә дә үрнәк хатын, сөекле ана. Үзенә тормыш юлдашы Фәргать абыйны сайлап ялгышмаган ул. Чөнки тырыш, киң күңелле ир хатынының хезмәтенең никадәр җаваплы булуын яхшы аңлый. Шуңа күрә башка авылларга чакыру булганда һәрчак ярдәмгә әзер ул. Кармы-буранмы, җил-яңгырмы, техникасын кабызып хатынын сырхау янына илткән очраклары да шактый. Фәргать абый үзе Агроактив хуҗалыгында директор урынбасары булып эшли. Алар кызлары Гөлназ белән уллары Илназны да үз үрнәгендә тәрбияләгәннәр. Бүгенге көндә оныкларын сөеп гомер итәләр.

Ландыш Гайнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев