Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Әлмәндәрдән Хөснетдиновлар Рәхмәт туйларын билгеләп үттеләр

Әлмәндәр авылында яшәүче Шәрифҗан абый һәм Диләфрүз апа Хөснетдиновлар 70 ел элек кавышып, бүген дә пар канатлар булып гомер итәләр.

(5 июль, “Апастово-информ”).

Аларга гаилә бәйрәмнәре уңаеннан район башлыгы Айрат Җиһаншинның котлаулары ирештерелде, Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина җылы теләкләрен юлладылар.

“70 ел бергә яшәү Ак алтын туй, ягъни Платина туй дип атала. Икенче төрле Рәхмәт туе дип тә әйтелә. Ир белән хатынның бер-берсенә рәхмәтле булып яшәвен аңлата. Балалар, оныклар һәм оныкчыклар рәхмәт йөзеннән үзләре теләгән бүләкне алып бирә ала. Без дә бүләкләребезне тапшырдык”, - ди Розалия Насыйбуллина.

Шәрифҗан абый һәм Диләфрүз апа Хөснетдиновлар матур яшәүнең серен бер-берең белән аңлашып яшәүдә, сабырлыкта күрә

“Тормыш булгач, авырлыклар да килә, гел яратышып кына да торып булмаска мөмкин, ә хөрмәт, ихтирам булганда гаиләне саклап калырга була. Аллага шөкер. Әйбәт яшәдек”, - диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев