Аның кулына нинди генә корал эләксә дә, барсы да көй чыгара
Апас район хакимият башлыгының социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары, мәктәп директоры, укытучы, музей директоры, партком секретаре, бик күп сценарийлар авторы, оста алып баручы һәм җырчы Рәмис Ногманов Борнаш авылының Госман ага белән Вәсимә апа гаиләсендә унынчы бала булып дөньяга килә.
Кечкенәдән җырга-моңга гашыйк, бар нәрсә белән дә кызыксынучан төпчек бала була, 8 яшеннән үзешчән сәхнәдән төшми. Үзлектән гармун телләрендә көй чыгарырга өйрәнеп кенә калмый, бүгенге көндә дистәдән артык төрле халык музыка уен коралларында көйләр башкара (гитара, курай, кубыз, тальян, гармун, баян, пан флейта, шулан һ.б.), гомумән, аның кулына нинди генә корал эләксә дә, барсы да көй чыгара башлый.
Рәмис Госманович ТР Атказанган Мәдәният хезмәткәре, РФ мәгариф отличнигы. 1974 елда Казан Дәүләт университетының география факультетын, 1984 елда Марксизм ленинизм университетын, 1993 елда Идел буе кадрлар үзәген (Саратов) тәмамлый. Җаваплы эшләрдә эшли, 2005 елдан Апас туган якны өйрәнү музее директоры.
Апас туган якны өйрәнү музее, район тарихы Рәмис Госманович тормышында зур урын алып тора. Яңа музей бинасын әле генә аякка бастырган чорда Рәмис Госмановичның керткән өлеше бәяләп бетергесез. Ярым буш заллары белән каршы алган музей бинасы, бүгенгесе көндә 10 меңләп саклау берәмлеген тәшкил итеп; 8 эшләп килүче тематик күргәзмә заллары; уникаль экспонатлары белән кергән һәр тамашачының күңеленә хуш килерлек.
Бүгенгесе көндә музей фондының 20 процентын (саннарда әйтсәк, 1928 саклану берәмлеген) Рәмис Госмановичның шәхси коллекциясе тәшкил итә, ягъни ул бу экспонатларны берәмтекләп җыеп бүләк итеп тапшырды.
Данлы яктышларыбызга багышланган Тутай авылындагы Сара Садыйкова; Шәмбалыкчы авылындагы Фәхри Насретдинов һәм Бану Вәлиева; Олы Бакырчы авылында Шәүкәт Галиев музейларын оештыруда, аларның эшчәнлегендә дә Рәмис Госмановичның өлеше бик зур. Татарстан Республикасының милли музее белән дә тыгыз элемтәдә тора. Милли музей каршында эшләп килгән Татарстан Республикасы музейлар ассоциациясе оешкан көннән башлап, аның мактаулы әгзасы булып тора.
2006 елда Рәмис Госманович музей каршында районның төрле тармакларында үзвакытында саллы гына өлеш керткән абруйлы өлкән буын вәкилләреннән, хезмәт ветераннарыннан торган “Тынгысызлар” ансамблен оештыра. Бүгенгесе көндә төрле музыка уен коралларында уйнаучылар, моңлы җырлаучылар төркеменең репертуарлары киң: “Батырлар турында баллада”, “Гармун алыйк әле, дускай”, “Олы юлның тузаны” кебек җырларны оста башкарып төрле республикакүләм фестивальләрдә (Татарстан республикасының үзешчән башкаручы ветераннары арасындагы “Балкыш” фестивале һ.б.), конкурсларда катнашып зур үрләр яуладылар.
Рәмис Госманович, районыбызда абруй казанган республика, дөньякүләм танылган шәхесләр турында эзләнүләр алып бара. Аларны яшь буынга таныту өстендә фидакарь эшли. Шуның бер үрнәге булып “Алиш шигырьләрен коткаручы Газыйм” китабы 2010 елда дөнья күрә. Шулай ук туган якның географиясен, геоморфологиясен, экологиясен өйрәнүгә зур көч кертә, 2011 елда “География и экология Апастовского района” дигән басма дөнья күрә.
100гә якын Мактау грамоталары, Дипломнар иясе дә ул. Шулар арасында, Өченче Бөтенсоюз халык иҗаты фестивале лауреаты дипломы, 1997 елда ТР Президенты каршынагы дәүләт хезмәткәрләре эшләре департаменты карары нигезендә 2 класслы баш дәүләт киңәшчесе чины бирелгән. Рәмис Госманович бию остасы да.
1968 елда ук “Иң яхшы биюче” исемен алган 17 яшьлек Борнаш егетенә Апас районы ВЛКСМ комитеты тапшырган Мактау грамотасы моңа зур дәлил булып тора. Бию сәләтен югары уку йортында да үстерү өстендә эшли. Туган ягына кайтып, төрле түгәрәкләр оештырып, бик күп яшьләргә бию серләрен өйрәтә.
Рәмис Госманович тормыш иптәшеТәгъзимә Магдаевна белән 2 бала тәрбияләп үстерделәр. Бүген алар 5 оныкка кадерле дәү әти һәм дәү әни.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев