Апас “Автобабае” – Рәшит Сәлахов
Ул узган ел да бәйгедә җиңү яулаган иде. Кубок икенче ел рәттән Рәшит абый кулында.
(26 сентябрь, “Апастово-информ”).
Аграр көллият базасында «Автобабай-2023» машина йөртү осталыгы бәйгесе узды. Әлеге кызыклы чара Өлкәннәр көненә багышланды.
Бәйге шартлары буенча сынау ике этапта узды: өлкән абыйлар вакытка юл йөрү кагыйдәләренә бәйле белемнәрен сынадылар, икенчесендә махсус күнегүләр уздылар.
Нәтиҗәдә: беренче урынны Апастан Рәшит Сәлахов, икенче урынны Каратуннан Илшат Шәвәлиев, өченче урынны Апастан Әкрам Идрисов яулады.
Җиңүчеләр һәм катнашучылар кубоклар, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев