Апас егете Марсель Ибәтуллин кечкенәдә хәрби киемле кешеләргә кызыгып үсә
Үзе дә Ватан сагына басарга, хәрби юлдан китәргә хыяллана.
-2005 елда мәктәпне тәмамлагач, бер дә икеләнеп һәм куркып тормыйча Новосибирск шәһәренә киттем. Биредә югары хәрби институтның гаскәрләрне психологик яктан тәэмин итү факультетына укырга кердем. Максатларыма ирешү өчен туган якка ара ераклыгы да, биредәге авырлыклар да куркытмады, - ди ул үзе.
Югары хәрби белем алганнан соң, ул Чита һәм Приморский крайның Уссурийск шәһәрләрендә хезмәт итә. Хәзерге вакытта Марсель башкалада хәрби училищеда белем бирә. Ир-балаларны хәрби хезмәткә әзерли, патриотик хисләр тәрбияли.
Спорт белән кечкенәдән дус булган егет хәрби спорт төренең 4 юнәлешендә спорт мастерлыгына кандидат дәрәҗәсен яулый. Казанда, Владивостокта, Саратов һәм Самара шәһәрләрендә Җиңү парадларында катнаша. Оборона, Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан бирелгән Мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары да бихисап.
Марсель районда балалар бакчалары, мәктәпләрдә узган очрашуларда да теләп катнаша. Яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә үз өлешен кертә.
Марсель Ибәтуллин бүгенге көндә тормыш иптәше Альбина белән ике игезәк ул тәрбияли. Әтисе Фәрит һәм әнисе Гөлнарның горурлыгы ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев