Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Апаста Батырлар мемориал комплексы үзгәреш кичерә

Район үзәге тагын да матурлана. Бүгенге көндә Батырлар мемориал комплексында төзекләндерү эшләре бара. Тиздән Апасның үзәк урамнары да үзгәрешләр кичерәчәк.

  Апас үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына багышланган мемориаль комплекс 2010 елның язында элеккеге район башлыгы Рәшид Заһидуллин проекты нигезендә төзелде. 5 метр биеклектәге мәрмәр дивар ике блокка бүленгән: «Алар Ватан өчен һәлак булдылар» һәм «Алар җиңү белән кайттылар».

  Бу көннәрдә Мемориал мәйданында төзүчеләр эшли, биредә яңа брусчаткалар түшәлә. Эшне "Строймаркет" оешмасы башкара.
 
  “Икенче елга халкыбыз Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәк. Әлеге юбилей уңаеннан район башлыгы Айрат Җиһаншин Батырлар мемориал комплексын яңартырга уйлады. Район хисабыннан төзелеш эшләре башланып та китте. Бу – беренче этап. Мәйданның биеклеген күтәрәбез, бердәм мәйдан ясыйбыз, һәм заманча технология белән брусчатка җәябез. Икенче этабында район мәдәният йорты каршыннан башлап, үзәк урамнар да матурланачак. Оешмадан бригада эшли, техникалар җәлеп ителгән”, - ди "Строймаркет" оешмасы җитәкчесе Дамир Сәлахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев