“Әнигә гомер буе сокланып яшим”
Апаста яшәүче Миңнур апа Галләмиеваның кайнанасына булган җылы мөнәсәбәте карашыннан ук сизелә. 43 ел элек үз баласыдай каршы алган Рәмлә апага гомере буе рәхмәтле ул.
“Мин килгәндә әнигә 50 яшь кенә иде әле. Беренче көннән үк үз өемдә кебек хис иттем. Әнинең уңганлыгына, пөхтәлегенә шакката идем. Балалар бакчасында пешекче булып эшләде. Мәҗлесләргә табын әзерләшергә дәшәләр иде үзен. Үзем дә камыр ризыкларын пешерергә аңардан өйрәндем. Аллага шөкер, бер каты сүз ишеткәнем булмады, кешедән дә ишеттермәде. Шуңа күрә үз әнием кебек якын ул миңа”, - ди Миңнур апа 94 яшьлек кайнанасын җилкәсеннән кочып.
Рәмлә апаның язмышы җиңел генә булмаган. Ул дәһшәтле сугыш елларының ачысын да, төчесен дә татыган. Гаиләдә олы апа буларак, хезмәтнең дә иң авыры аның җилкәсенә төшкән. Яшьтәшләре кебек үк ачлык-ялангачлыкны да, юклыкны да кичергән.
“Әниебез утны-суны үткән кеше. Көчле рухлы булуы аңа язмышның кырыс җилләренә каршы торырга ярдәм иткән. 22 яшендә әтигә тормышка чыгып, 4 ятим баланы да үз кочагына сыендырган. Үзе дә ике бала тапкан. Аларның һәрберсенә ныклы тәрбия биреп, олы тормыш юлына озаткан”, - дип сөйли кайнанасы турында Миңнур апа.
Рәмлә апа инде бик өлкән яшьтә. Авырлык белән генә сөйләшә. Килененә таянып азрак атлый ала. Шулай да үзе турында сүз баргач, рәхмәт әйткән сыман елмаеп куйды әби.
Ландыш Гайнуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев