Апаста яшәүче Рафыйк Вәлиев бар дөньясын онытып иҗат итә
Апаста яшәүче Рафыйк Вәлиев беренчел торышка бик тыйнак, гади генә кеше булып тоелса да, аның сәләтләрен, тормышка карашын күреп шаккатасың. Матурлыкны күреп, тоеп, аны үз куллары белән булдырып яши ул. Балчыктан төрле сыннар эшли, үсемлек, хайваннарны бик ярата.
“Сыннарым Германиягә кадәр китте“
Рафыйкъ абый 40 ел эретеп-ябыштыручы булып эшләгән. Лаеклы ялга чыккач үзен башка шөгыльдә сынап карарга булган. Ул балчыктан төрле сыннар, эшләнмәләр иҗат итә.
–Әлеге шөгыльгә 3 еллар элек тотындым. Кызым Камилә мәктәптән кайтып, балчыктан сын ясарга кирәклеген әйтте. Ясап карадык та, әйбәт кенә килеп чыкты. Геройларны интернеттан, әкият китапларыннан, журналлардан карыйм, мультфильм персонажларын алам. Әти-әнием Табар Черкененнән булса да, үзем Үзбәкстан якларында тудым. Шуңа да үзбәк милләте тематикасы бик якын. Иң беренче сыным да туган якларны сагынып эшләнде. Күңелгә иң якын сын – татар әбисе. Ул минем әниемә бик ошаган. Бөтен сыннарымны бүләк итәм. Ләкин әниемә ошаганын беркемгә дә бирмим, – ди ул.
Рафыйкъ абый иҗат иткән хезмәт җимешләренең исәбе-саны юк. Инде күбесен дусларына, якыннарына бүләк иткән. Аның сыннарын хәтта Германиягә кадәр алып киткәннәр.
–Сынны ясар өчен сары балчык, ПВА кләе, төссез лак, гуаш кирәк. Тотынсам, бер сулыштан ясап куям. Бер эшләнмә өчен 30-40 минут вакыт кирәк. Аннан 4-5 көн мич каршында киптерәм. Ярылып киткән җирләрен тигезлим. Эше бар, карап торышка гына җиңел кебек. Сыннарның һәрберсе экологик һәм химик яктан хәвефсез. Ләкин шул ягы бар – ишегалдын бизәгән сыннар яңгыр тисә эреп төшә, – диде Рафыйкъ абый.
Аңа бу шөгыле, кул хезмәте күңеленә рәхәтлек бирә. Бар дөньясын онытып иҗат итә ул.
“Чәчәкләрне үзем карыйм“
Рафыйкъ һәм Рамилә Вәлиевларның ишегалдына килеп керү белән күп төрле чәчәкләр, үзенчәлекле агачлар белән очрашасың. Тирә-юньнәрен яшеллек чорнап алган.
–Кая гына барсам да, орлык һәм үсентеләр алып кайтам. Күбесе үсеп китә. Экзотик агачлар, куаклар яратам. Сыгылмалы таллар, ак акация, тут агачы, туялар бар миндә. Туяларны үзем орлыктан яки ботагыннан үрчетәм. Яшь ботакларны өзеп алам да, берәр савытка утыртып, өстен каплап куям. Тамырланып, яфраклар чыгаралар, – ди үзе.
Чәчәкләрне дә бик ярата алар. Яраннар, розалар, дәлияләр шау чәчәктә. Абагаларның, хосталарның нинди генә төрләре юк. Чәчәкләрне Рафыйкъ абый үзе тәрбияли.
–Җәй – чәчәкләр белән ямьле. Бакчабызда агачлар күп. Чәчәкләр хуш исләрен тарата. Кошлар сайрый. Җанга, күңелгә рәхәт. Гаиләм дә чәчәкләр ярата. Кичләрен бакчада бергәләп эшлибез, – ди ул.
Рафыйкъ абый бакчачылык серләре белән дә уртаклашты.
–Ашламасаң, үсемлекләр җәй дәвамында чәчәктә утырмый, мул уңыш белән дә сөендерми. Су сибеп кенә эш бетми. 200 литрлы су сыешлыгына көл һәм тавык тизәге салып ике атна эчетәм дә, барлык үсемлекләргә сибәм. Ләкин чамасын белергә кирәк. Тавык тизәге күп ярамый, – диде бакчачы.
“Ташбака бездә 21 ел яши“
Рафыйк абый Вәлиев ташбакаларны кечкенәдән үз итә. Бүген дә хуҗалыгында су һәм коры җир ташбакалары асрый. Ташбакалар турында бик яратып сөйли Рафыйкъ абый. Асрау серләрен дә яхшы белә. Ташбаканы җәй көне урамга кояшка чыгарса, көзен өйләренә алып керә.
–Берсе гаилә әгъзасына әйләнде инде. 21 ел безнең белән яши. Урта Азия ташбакасы. Үзбәкстанга кунакка баргач алып кайткан идем. Җәй көне урамда яши, августта аны өйгә күчерәм. Сентябрьдә ул йокыга китә, апрель аенда уянып чыга. Бер генә җирдә яши. Диван артында үзенә урын тапты. Ачыкса аякларга кагылып ашарга сорый. Тузганак тамырларын бик ярата, – ди Рафыйкъ абый.
Ләйлә Шиһабиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев