Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Апастан Энҗе Шәйхиева “Йолдызлык” фестиваленең җәйге иҗади сменасында ял итте

Ул Алушта шәһәренең “Сатера” балалар сәламәтләндерү лагеренда булды.

(5 август, “Апастово-информ”).


Биредә Татарстанның 24 муниципаль берәмлегеннән “Йолдызлык” фестивалендә җиңүчеләр 15 көн дәвамында ял итте.
“Безнең өчен лагерьда сәнгать эшлеклеләре белән иҗади очрашулар, мастер-класслар, төрле сәяхәтләр оештырылды. Диңгездә коену, кояшта кызынудан тыш, без иҗади үсешебез өстендә дә күп эшләдек. Безнең өчен әзерләнгән бай программада фильмнар, квестлар, викториналар, кичәләр, спорт чаралары да каралган иде. Без аларның барысында да актив катнашырга тырыштык. Артистлар, актерлар, шәхси эшмәкәрләр амплуасында үезебезнең көчебезне сынап карадык. Кино дөньясында режиссерлар ролендә булып, төрле фильмнар “төшердек”, Сабан туе бәйрәме үткәрдек, диңгез янында учак тирәли утырып, гитара белән җырлар җырладык. Фестивальнең гранд-концертлары аеруча истәлекле булды. 19 июль көнне “Артек” халыкара балалар үзәгендә, 23 июльдә Севастопольдә, Кара диңгез хәрби-диңгез флоты диңгезчеләре алдында чыгыш ясаганда горурлык хисләре кичердем. Мин анда гитарада уйнап, татар җырлары башкардым”, - дип истәлекләре белән уртаклаша Энҗе үзе.
Традицион җәйге иҗади смена Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев