Апастан Талия Фәйзуллина буш вакытын кул эшләренә багышлый
Апаста яшәүче Талия апа Фәйзуллинаны без җитди һәм таләпчән укытучы буларак беләбез.
38 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган ул. 20 ел Апас урта мәктәбендә математика дигән катлаулы фән нигезләренә төшендергән. Бүген без аны бөтенләй башка яктан ачтык. Кул эшләренә дә оста, җыр-моңга да гашыйк, бакча эшләрен яратып башкаручы райондашыбыз икән ул.
–Кечкенәдән төзүче булырга хыялландым. Әлеге хыял мине гомер дәвамында озата барды. Лаеклы ялга чыгу белән, буш вакытымны әрәм итмәс өчен үземә шөгыль эзләдем. Интернеттан фонтан ясаучы кешеләрне күрдем. Аларга кызыктым. Һәм үзем дә ясап карарга булдым, – дип сөйли Талия апа.
Аның өендә челтерәп аккан чишмә тавышын да, су агышын да, кайчакта кошлар җырын да ишетергә була. Шунда гына аяк арасында сырпаланып, бөтерелеп, хуҗасын күзәтеп песи йөри. Фонтаннарның да нинди генә төрләре юк. Кул эшләре турында сөйләгәндә Талия апаның шатлыгы йөзендә чагыла, ирененә елмаю булып күчә.
Кул астындагы җансыз әйберләрне терелтә, аларга җан өрә. Цемент, гипс измәләреннән зәвыклы, төрле формадагы өстәл фонтаннар иҗат итә. Кулына төзелештә кирәк булган кайбер материалларны ала һәм тулы бер сәнгать барлыкка китерә. Киләчәктә идәнгә, бакчага, ишегалдына куя торган зуррак фонтаннар ясарга да хыяллана.
–Берничә төрле фонтан ясадым, сулары да төрлечә ага. Рәвешләрен үзем сайлап алдым. Фантазиямне кушып, агач кебек тә, яфраклар белән дә эшләдем, төрле җиләк-җимешләр, төсләр белән бизәдем. Берәр яңа әйбер күрсәм, гел шуны уйлап йөрим. Ясап карамыйча тынычланмыйм. Уңышлы гына килеп тә чыга, – ди ул.
Талия апа бер генә буш савытны да, агач ботакларын да, кәгазь кисәкләрен дә әрәм итми. Алар кайсы вазага матур чәчәк булып урнаша, кайберләре гөл савытына әверелә. Арада матур сынга әйләнеп, шкаф киштәсен тулыландырганнары да бар.
–Ясый башлаганда 2 өлеш цемент, 1 өлеш ком алам, аны су белән кушып болгатам. Барлыкка килгән катнашмага чүпрәк, пенопласт, картон, яфраклар кушып, матур сынга әверелдерәм. Төрле савытларга салгач, 3 көн катканын көтәм. Тигезлим, буяп куям, ташлар белән баетам. Ясыйсы тиз түгел. Шулай да ул миңа рәхәтлек, тынычлык бирә. Фонтаннан челтерәп аккан су тавышын ишеткәч үк арганнар онытыла. Агымсу бит ул энергия дә өсти. Булдыра алам дигән горурлык хисе яңа эшләргә алынырга этәрә, – диде Талия апа.
Ул фонтаннар, аларның ясалышы, төзелеше турында бик күп сөйли алыр иде. Аңлап, җиренә җиткереп, яратып башкарган хезмәтләренең һәрберсе күңеленә бик якын. Шул ук вакытта хыялының гомер көзләренә җиткәндә булса да чынга ашуы өчен дә шат ул.
Талия апа Фәйзуллина иҗатка, сәхнәгә дә гашыйк. Еш кына ул кулына яраткан гармунын ала, моңлы итеп уйнап җибәрә, матур җырларын да суза.
–5 класста укыганда музыка мәктәбенә йөри башладым. Әнием баян алып бирде. Шул баян, 46 ел инде, кая гына барсам да үземнән калмады. Яр Чаллыда, Алабуга шәһәрендә яшәгәндә дә, хәзер дә гел янымда ул. Күңел халәтемә карап, уйнап, җырлап утырган чакларым бар, – дип, Талия апа кулына гомерлек дустын, сердәшен – баянын ала һәм йөрәк хисләрен көйләргә сала. Кушылып иң яраткан җырларын башкара. Шушы көйләр, моңнар күңелне дә, җанны да ял иттерә. Алар кабат җиң сызганып эшкә керешү өчен, көч, рух бирә. Иҗатын яңа хыяллар, яңа максатлар белән тулыландыра. Талия апаны сәхнәләрдә, төрле бәйгеләрдә, мәдәни чараларда да күрергә була. Мәдәни бәйгеләрдә яулаган урыннары да бар.
Өстәл тулы челтерәп аккан чишмәләр тавышында Талия апа яңа сыннар, фонтаннар ясый. Алар да тиздән үзгә бер сурәткә кереп, күңелләрне сөендерәчәк.
Ләйлә Шиһабиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев