Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Авариядә гаепле егет имгәнгән кызга тәкъдим ясаган

Уфада берничә ике ай элек теркәлгән авария туй мәшәкатьләре белән тәмамланган. “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясендә хәбәр итүләренчә, водитель берничә пассажир утыртып хәрәкәт иткән такси машинасына бәрелгән. Туган көнен үткәрергә ниятләгән Әдиләнең дуслары белән кафега барышы булган.

Тик яшьләр күңел ача алмый. Авариядә Әдилә бик нык җәрәхәтләнә, калганнарга берни булмый. Авария ясаган егет, гаебен сизеп, дәваханәгә Әдиләнең хәлен белергә килә.   “Илназ мине бик нык җәрәхәтләнгән килеш күрде, ошаткандыр инде, күрәсең. Җитмәсә, мин кырылган пләш башымнан ояла идем, кашларым да юк иде”, – дип сөйли Әдилә.   Яшьләр бер-берсен ошата, якынаялар. Күпләр аларның беренче караштан мәхәббәтләренә ышанмый. Илназ җинаять җаваплылыгыннан гына курка, шуңа яныңа килеп йөри, дип ышандырырга тырышалар Әдиләне.   “Тик аны барыбер утыртмаслар иде, мин бит үлмәдем. Миңа барысы да: “Кирәкми, йөрмә аның белән!” – диделәр. Ә мин аларга бу минем тормышым һәм мин үзем хәл итәчәкмен, дидем. Ул миңа дәвалануга зур сумма акча бирде һәм арытаба да ярдәм итәргә вәгъдә итте”, – ди кыз.   Әдилә дәваханәдән терелеп чыккач, яшьләр өйләнешергә уйлаган һәм никах укытканнар да инде. Яшьләрнең якын планнарында – яңа фатирда ремонт тәмамлап, үз эшләрен ачарга, балалар үстерергә. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова.

Фото:"Башкортостан" ДТРКсы видеосыннан стоп-кадр. 

Чыганак: https://omet-rb.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев