“Авыр хезмәт язмыш сынаулары алдында берни түгел икән”
Багыш авылында яшәүче Габделгазиз абый һәм Наилә апа Фәсхетдиноваларның тормыш сынауларын бергә узып, шатлыкларын да, борчуларын да уртак итеп яшәүләренә 50 ел узган.
Бар гомерләрен фидакарь хезмәткә багышлаган, кендекләре белән җиргә береккән, маңгай тирен агызып, эшнең ямен-тәмен белгән, чын күңелдән хезмәт сөюче авыл кешеләре алар. Гаилә башлыгы 40 ел хезмәт стажына ия алтын куллы механизатор булса, хуҗабикә алдынгы сыер савучы. Тыйнаклыклары, гадилекләре белән сокландырдылар алар.
-Шушы авылда 8 балалы гаиләдә туып-үстем. Шушында гомер иттем. 1967нче елда Апас һөнәр училищесында тракторчы-машинист һөнәрен үләштереп, колхозга эшкә кайттым. Биредә озак еллар хезмәт итеп, лаеклы ялга чыктым. Эшләгән дәвердә төрле вакытлар булды. Әмма хезмәт китергән авырлыклар язмыш сынаулары алдында берни түгел икән, - ди Габделгазиз абый.
Тырыш хезмәт еллары бушка узмый аның. Җитәкчеләр тарафыннан да һәрчак макталып, данланып тора. 3нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнеп, хезмәт ветераны булып лаеклы ялга китә.
Наилә апа Олы Бакырчы авылыннан, үзе дә алты балалы гаиләдә туып-үскән. 8нче классны тәмамлауга фермага сыер саварга килгән. Нәкъ менә шунда Габделгазиз абый белән танышкан. Эшкә батыр, үзе тыйнак булган егеткә Наилә апа бер күрүдән гашыйк булган.
-50 ел элек, 22 апрель көнне Багышка килен булып төштем. Гаилә кордык, дүрт ир балага, ике кызга гомер бүләк иттек. Барысын да эшкә өйрәтеп үстердек. Ир балалар трактор да йөрттеләр, комбайнчы ярдәмчесе булып та эшләделәр. Озак еллар кайнана, кайната белән дә яшәдек. Балаларны алар тәрбияләде дисәм дә ялгыш булмастыр. Алар да безнең өчен зур терәк булдылар, - дип сөйли Наилә апа.
Фәсхетдиновларны кайгы-хәсрәтләр дә читләп узмаган. 17 яшендә уллары Илназны, 42 яшендә икенче уллары Фәнисне җир куенына салганнар. Бүгенге көндә дә ут эчендә алар, махсус хәрби операциядә хезмәт итүче уллары Рәмисне зарыгып көтәләр.
Авырлыклар, борчулар белән сыналып торсалар да, Габделгазиз абый белән Наилә апа бүгенге тормышларыннан канәгать. Тормыш авырлыкларын сабырлыклары белән җиңеп, балалар, оныклар игелеген күреп гомер итәләр.
-Көн артыннан көн үтә, ел артыннан ел үтә. Бер дә бирешәсе килми әле. Хәрәкәттә яшәргә тырышабыз. Кош-кортын да, яшелчәсен дә үстерәбез. Яшьлегебездә мал-туар да күп асрадык. Балаларыбыз кайтып-китеп тора, аларны кочак җәеп каршы алабыз, догаларыбыз белән озатып калабыз, - диләр Габделгазиз абый белән Наилә апа.
Кул кушырып утырырга күнекмәгән алар, бүген дә тик тормыйлар. Наилә апа мозаикадан бик матур итеп картиналар да ясый, бәйли, чигә. Аш-суга да бик оста ул. Ел саен үзе пешергән ризыклардан ашлар үткәрергә тырыша, биш вакыт намазын да калдырмый. Габделгазиз абый урамда хуҗалык эшләрендә кайнаша. Кызлары, киленнәре дә ярдәмгә ашкынып тора. Бердәмлекнең кадерен белеп, туганлык җепләрен нык тотып, гаилә кыйммәтләренең асылын аңлап яши бу гаилә.
-Әти-әни безнең өчен һәрчак үрнәк булды. Барыбызны да хезмәт белән тәрбияләделәр. Тормышта да һәрберебезгә үз урыныбызны табарга ярдәм иттеләр. Әтиебез безне - ир балаларын техника серләренә төшендерсә, әниебез кыз-туганнарымны аш-су пешерү осталыгына өйрәтте. Бергә, бер йодрык булып яшәү дә - әти-әни тәрбиясе. Тагын шулай озак еллар янәшәбездә, тигезлектә, күңел тынычлыгында гомер итсеннәр, иде, - ди олы уллары Рәис абый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев