Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

“Авырлыкларны җиңә-җиңә, яшьтән чыныгып үскән егет мин”

Заготзерно бистәсендә яшәүче Җәүдәт абый Хәбибуллин 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.

(5 июль, “Апастово-информ”).

Ул туган көнендә Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.

Җәүдәт абый тумышы белән Татар Черкене авылыннан. Сугыш башланып киткәндә аңа нибары 7 яшь кенә була. Ил өстенә килгән кара кайгы аның балачак бәхетен җимерә дә инде.


Җәүдәт абый башлангыч мәктәптә укыганда ук ат җигеп колхоз эшенә чыга. Апас урта мәктәбендә 9 классны тәмамлаганнан соң, өлкәннәр белән беррәттән урман ташу, Идел күтәрү эшләрендә катнаша. Армия хезмәтенә дә үз теләге белән китә Җәүдәт абый.

Авырлыкларны җиңә-җиңә, яшьтән чыныгып үскән егет һөнәрнең дә иң авырын – зур җаваплылык, төгәллек таләп итә торганын сайлый. 1961 елда Җәүдәт Хәбибуллин районның милиция бүлегенә эшкә килә. 30 ел эшләү дәверендә бер генә шелтә сүзе дә ишетми, күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә, “Җәмәгать тәртибен саклау буенча хезмәт отличнигы” исеме дә районда беренче кеше булып аңа бирелә. Эчке эшләр министрлыгының мактаулы хезмәткәре, районның почетлы кешесе дә ул.

Җәүдәт абыйны гомер бәйрәме белән тәбрик итәргә балалары, туганнары җыелды. Район башлыгы Айрат Җиһаншин да җылы тәбрик сүзләрен җиткерде. Шулай ук районның ЗАГС бүлеге, “Алдынгылар хәрәкәте”, Каратун мәктәбене “Форпостчы”лары, хезмәттәшләре хөрмәт күрсәтте. Районның мәдәният хезмәткәрләре Җәүдәт абый белән Мәгъфирүз апа Хәбибуллиннар өчен җырлы кичә әзерләгәннәр иде.

Каратун җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев Хәбибуллиннар гаиләсенең һәрчак үрнәк булуын, ярдәмчел, изге күңелле балалар үстерүен әйтеп, бүләген дә тапшырды.
Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин, кадрлар буенча урынбасары Айрат Сафиуллин, эчке эшләр бүлегенең ветераннар Советыннан Наил Әхмәдуллин да Җәүдәт абыйны тәбрик итеп, күчтәнәчләрен тапшырдылар. Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры Дамир Сатретдиновның хөрмәтен ирештерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев