“Авыру өчен һәр сәгать исәпле”
“Сабыр холыклы, тыйнак, ягымлы булганга халык та ярата үзен. Кем генә мөрәҗәгать итсә дә, өлкән кешеме, яшьме - һәрберсенә дәвасын да, юату сүзен дә таба белә, киңәшләрен кызганмый, - диләр Ябалак авылы фельдшеры Гөлия Мингазова турында.
Ябалак авылы фельдшеры Гөлия Мингазова балачактан үзен табиб яисә шәфкать туташы итеп күз алдына китергән. Шул хыялын тормышка ашыру максатыннан Буа медучилищесына юл алган ул. Кулына диплом алган яшь белгеч хезмәт юлын туган авылы Олы Бакырчыда башлап җибәрә.
- Ул вакытта мин авылыбызның фельдшеры Наилә апа белән эшли башладым. Остазымның ярдәмен тоеп, аның киңәшләренә, белеменә таянып тәҗрибә тупладым. Ул мине күп нәрсәгә өйрәтте, - дип искә ала ул.
Гөлия Мингазовага фельдшер буларак бик күп авылларда эшләргә туры килгән. Кая гына хезмәт итмәсен, тырыш, җаваплы белгеч үзенә карата җылы караш һәм хөрмәт тойган.
-Районда мин эшләмәгән авыл бик сирәк калгандыр. 2017нче елга кадәр төп эш урыным булмагач, вакытлыча эшләп йөрергә туры килде. Кем укырга, кем декрет ялына, кем больничныйга китә - мин шунда. Ябалакка килүемә дә бер ел гына әле. Биредә төп эшкә дип билгеләделәр. Ниһаять, үз эш урыным булды дип сөенеп йөрим, - ди Гөлия.
Гөлия Мингазованың хезмәт стажына 26 ел булган. Бүгенге көндә ул 210 кешенең сәламәтлеген һәм иминлеген кайгырта. Тәҗрибәле фельдшер янына кем генә килми - һәрберсенә дәвасын да, киңәшләрен дә бирергә кирәк. Төшкә кадәр пациентларны кабул итсә, көннең икенче яртысында авыруларның өйләренә барып хәлләрен белешә. Беренче чиратта, йөкле хатын-кызлар, өлкәннәр яисә балаларга ашыга. Грипп, коронавируска каршы прививка ясатуга өндәү, вакцинадан баш тартучылар белән шәхсән сөйләшеп, аңлату эшләре алып бару да фельдшерның төп бурычлары булып тора.
-Авыл фельдшерының хезмәте табибныкыннан ким түгел.
Берәр хәл булса, иң беренче ярдәмне без күрсәтәбез. Нинди генә ситуациядә дә без югалып калырга тиеш түгел. Район үзәк хастаханәсенә илткәнче авыруның хәле безнең җаваплылыкта. Шуңа күрә халыкны хастаханәгә үз машинам белән китергән чаклар да булды. Авыру өчен һәр сәгать исәпле бит, - ди ул.
Гөлия Мингазова гаиләсендә дә үрнәк хатын-кыз. Тормыш иптәше Фәнил белән ике бала тәрбиялиләр. Кызлары Илүзә Казанда югары белем ала, уллары Илмаз 9нчы сыйныфта укый.
Ландыш Гайнуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев