Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

“Бабай да сугышта булган, әти дә хезмәт иткән, мин дә китәм”

Кормаш авылының алтын куллы, тынгы белмәс механизаторы Илнар Шиһапов икмәк язмышы өчен көрәш фронтын Ил иминлеге сагына алмаштырды. Ул контракт төзеп, үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына китте. Биредә кырлары көтеп торуын яхшы белсә дә, ир-егетлек бурычын үтәргә уйлады

  Илнар белән кырларда еш очраштык. Җиңнәре һәрчак сызганулы иде аның. Техника серләрен белүе белән дә аерылып торды. Йөк машинасында эшләп, ерак юлларга йөргән егет, 12 елын авыл хуҗалыгы өлкәсенә багышлады. Соңгы өч елда “Шагабиев” крестьян-фермер хуҗалыгында чәчү һәм урып-җыю эшләренә үзеннән зур өлеш кертте. Бүген ул тынычлык өчен көрәштә.

  Без Илнарның туган йортына барып, батыр, кыю ул үстергән Ана Мәүлия апа Шиһапова белән очраштык.

  -Тормыш иптәшем Илгиз белән 1 кыз, 1 егет үстердек. Болынбалыкчы мәктәбендә 9 классны тәмамлагач, районның һөнәр училищесына китте. Анда механизатор белгечлеге үзләштерде. Кечкенәдән техникага тартылды, әтисе үрнәгендә тимер-томырны яратты. 6 классны тәмамлауга комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлады. Велосипед, мотоцикл төзәтеп үсте. Трактор, комбайн, машина янында кайнашты. Армия сафларында хезмәт итеп кайтты. Аннан тормыш корып, Яшел Үзән шәһәрендә яшәде. Ерак юлларга йөрде. Соңгы елларда авылга кайтып, комбайнында да эшләде, тракторына да утырды. Белмәгән техикасы юк, - ди Мәүлия апа.

  Махсус хәрби операция башлангач, Илнарның да күңелендә хәрби хезмәткә китү теләге уяна. Җәй көне үк килешү төзергә уйласа да, якыннары киңәше белән азрак кичектереп тора. Ләкин соңрак, карарының нык булуын белдерә.

  -18 октябрьдә гариза язып кайтты, ике көн эчендә җыенып, китеп тә барды. Улымның кулына корал алуына 9 ай вакыт узып китте. Каршы килә алмадым. “Бабай да сугышта булган, әти дә хезмәт иткән. Мин дә китәм. Мин бармасам, кем барыр соң?” - диде.

  Үҗәтлеге бар, намусы кушканчы хәл итте. Сагынам да, горурланам да, борчылам да. Бер минут исемнән чыкмый. Күзләрем яшьләнгән чаклар да бар. Ләкин сабыр булырга тырышам. Балаларымны да сабыр булырга өйрәттем, - ди олы йөрәкле Ана.
 
  Илнардан хәбәрләр килеп тора. Бик еш булмаса да, шалтыратып хәлләрен белә. Күп очракта исәнлеген смс-хәбәрләр аша белгертә. Мәрьям апа исә, кулыннан телефонын төшермичә, көн туу белән газиз баласыннан хәбәр көтә.

  -Улым анда киткәч тә руль артында йөри. Машинасы белән хәрбиләрне алгы сызыкларга алып керә. Техниканы төзекләндерү эшләре дә аңа йөкләнгән. Сынатмас дип уйлыйм. Ул – минем ышанычым. Исән генә булсын. Әлегә ялга кайтканы юк. Үзе берни сөйләми. “Әни, бар да әйбәт”, - дип җавап бирә. Алгы сызыкка кергәндә, телефон тотмаячагын кисәтә, - ди Мәүлия апа.

  Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм чаралары да каралган. Мәүлия апа Шиһапова да гаиләләренә күрсәтелгән игътибар һәм хөрмәт өчен рәхмәтен белдерде.

  -Җитәкчеләр хәлебезне белеп торалар, төрле чараларга, концертларга чакыралар. Авыл җирлеге башлыгы Ленар Гайнетдинов гел килеп йөри. Кышын капка төбендәге карларны чистартырга булышты. Йортыбыз янәшәсендә газ трубасына куркыныч тудыручы каен бар иде. Аны да Ленар ярдәме белән кистек. Тормыш иптәшемне 2 ел элек кинәт югалттым. Атна саен балалар кайтып, булышып йөри. Ирем ягыннан туганнарым бар. Мондагысы үтә, балаларыбыз исән булсын, - ди Ана.

  Мәүлия апа Шиһапова гуманитар ярдәм җыю эшләренә дә кушыла. Барлык солдатларга да ярдәм итәргә тели. Улы Илнарга да кирәк әйберләрен юллаган.

  -Безнең Болынбалыкчы авыл җирлегеннән махсус хәрби операциядә батыр, кыю егетләребез катнаша. Контракт төзеп 5 егет китте. Мобилизация кысаларында 3 егет хезмәт итә. Илнар да үзе теләп, контракт төзеп китте. Бүгенге көндә “Сугышчан хәрәкәт ветераны” исемен алды. Кызганыч, бер контрактчы егетебезне югалттык. Егетләрнең гаиләләренә гел булышып торырга тырышабыз. Батырлык өлгесе, чын ир-егетлек үрнәге булган егетләребезгә, аларны үстергән әти-әниләргә, сабыр гына көтүче гаиләләренә рәхмәт әйтәбез, - ди Болынбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Ленар Гайнетдинов.

Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев