Балачак хыялы уңышка илтә
.
Апаста яшәүче Гөлфирә Галләмова бар гомерен сәүдә хезмәтенә багышлаган. Сатып алучыларга әлеге ягымлы һәм игътибарлы ханым бик тә таныш.
-Кулланучылар җәмгыятенә эшкә килгән көнем әле кичә генә кебек хәтердә тора. 40 ел вакыт сизелми дә узып киткән. Хезмәтемне яратып башкардым, - ди Гөлфирә апа.
Аның һөнәренә тугры хезмәт юлының нәтиҗәсе булып, Татарстан кулланучылар җәмгыятенең грамоталары, “Казанның 1000 еллыгы“ медале саклана. Гөлфирә апа хезмәт ветераны исеменә лаек. Берничә тапкыр районның алдынгы хезмәткәре исеменә дә ия булган. Хәзер дә, лаеклы ялда булуына карамастан, ул өйдә генә утырырга яратмый. Берничә ел инде шәхси кибеттә сатучы булып эшли.
-Кибеткә: “Үзеңне күрер өчен булса да килдек“, дип керәләр. Һәр сатып алучыны якты йөзем, тәмле телем белән каршы алырга тырышам. Гомумән, мин кешеләрне яратам, алар белән аралашудан тәм табам, - ди ул.
Сатучы булу Гөлфирә апаның кечкенә чагындагы хыялы. Кечкенәдән дуслары арасында сатучы вазифасын башкарган ул. Уенчык акчалар ясап, каз бәбкәләре саклаганда кибет-кибет уйнауларын бүген дә яратып сөйли:
-Һөнәремнең башы балачагымда калган. Кибет киштәсенә ниләр генә тезеп куймый идек! – ди.
Гөлфирә апа Дәвеш авылы кызы. Гомерлек насыйп яры да туган авылында көтеп торган. Тормыш иптәше Рәшит абый белән иңне-иңгә куеп, аңлашып 40 елга якын гомер итәләр. Уллары Рөстәм һәм Марсельгә югары белем биреп, олы тормыш юлына бастырганнар. Киленнәре Эльвира һәм Гөлүсәне дә үз кызлары кебек кабул итеп, оныклар сөеп, бербөтен булып яшиләр.
Гөлфирә апа хатын-кызларга хас барлык уңай сыйфатларны да туплаган. Чиста-пөхтә ул. Аш-суга бик оста. Бигрәк тә камыр ризыкларын яратып пешерә. Хуҗалыкларында кош-кортлар үстерергә яраталар. Эштән кайту белән җиңен сызганып, йорт мәшәкатьләренә чума Гөлфирә апа. Шул арада кечкенә оныклары килеп сырпалана, ул да түгел тормыш иптәше, балалары ярдәмгә кушыла, күршеләре, якыннары хәл белергә килеп керә... Аның өчен иң олы бәхет менә шушы инде!
Ләйлә Шиһабиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев