Баш сөягендә снаряд кыйпылчыгы гомерлеккә кала
Үтәмеш авылыннан Хәйретдин абый Сәлаховның сугышта кергән мина кыйпылчыгы әлегә кадәр башында саклана, тәнендәге җәрәхәт эзләре бүген дә сыкрый.
Хәйретдин абый 18 яшендә сугышка алына. Сталинград, Курск дугасы сугышларында илебез тынычлыгы өчен үзеннән зур өлеш кертә, берничә тапкыр каты яраланып госпитальләрдә дәвалана.
–Без күргәннәр куркыныч төш кебек, – ди ул үзе.
1943 нче елның 6 нчы гыйнварында ул беренче тапкыр яралана: баш сөягенә снаряд кыйпылчыгы килеп керә һәм гомерлеккә шунда кысылып кала. Дәвалану өчен Саратов хәрби госпиталенә җибәрелә. Терелгәч, Курск, Курск дугасын азат итүдә катнаша. Хәйретдин хезмәт иткән 6 нчы гвардия дивизиясе 75 нче укчы полкы дошманны Украина ягына кысрыклый. 1943 нче елның 6 июлендә икенче тапкыр яралана Уң кулының бармак сөякләре чәрдәкләнә. Тиз генә төзәлми, үлекли. Врачларга кул сөяген кисәргә туры килә. Инвалидлык буенча сугыш хезмәттән азат ителгәннән соң, Үтәмешкә әйләнеп кайта.
Военкомат аны Апас районы Кызыл Тау мәктәбенә военрук итеп җибәрә. Авыл кибетендә сатучы булып та эшли. 1945нче елның августыннан 1947нче елның сентябренә чаклы “Берлек” колхозында бухгалтер була. 1947нче елда үз авылы кызы Гыйләҗева Нәгыймә Гыйлаҗ кызына өйләнә. 4 балалары туа. 1948 елда гаилә Үзбәкстанга күченә. Хәйретдин Саләх улы анда 1950 нче елга кадәр райсобеста бухгалтер булып эшли. Кире Үтәмеш авылына әйләнеп кайткач, 9 ел буе Ындырчы авыл Советы сәркатибе була. 10 ел Үтәмеш авыл клубын җитәкли. 1978нчы елдан 1988 елга кадәр иминиятләштерү агенты булып эшли. 1994 нче елдан 2008 нче елга кадәр Үтәмеш авылының имамы итеп сайлана.
“Сугышның авырлыклары бер дә онытылмый. Бүгенге кебек рәхәт тормышны да күрә алганга шатланып утырам. Балаларым, оныкларым хөрмәт итәләр. Инде оныкларыбызга сугыш әфатен күрергә язмасын дип телим. Җитәкчеләрдә шундый зур бүләкләр котлаулар алдым. Безне шатландырган өчен эшләрегез гөрләп барсын!” - ди Хәйретдин бабай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев