Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Бәхет нигезе – аңлашып яшәүдә

Язмышлар төрле булган кебек, кешеләрнең холыклары да төрлечә була. Кемдер беренче көннән үк киленен яки кайнанасын яманлап йөрсә, икенче берәүләр бер-берсенә карата җылы карашын гомере буе саклап, рәхмәтле булып яши. Иске Әнәле авылында яшәүче Сания апа белән килене Мәдинә апа Шәйдуллиналарның мөнәсәбәтләрен күпләргә үрнәк итеп куярлык.

“46 ел элек ике кайнанага килен булып килдем. Ул вакытта дәү әни исән иде әле. Килен булып керсәм дә, үз баласыдай якын иттеләр. Үпкәләшкән, сүзгә килгән көнне бер дә хәтерләмим. Тормыш иптәшемне югалтканга да 16 ел узган. Шушы еллар эчендә без әни белән тагы да якынайдык. Үз әниемне, сеңлем Зәйнәпне югалту ачысын да бергә кичердек”, - ди Мәдинә апа.


Сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны күргән, колхоз хезмәтендә бил бөккән, газиз улын югалту ачысын татыган Сания апа бүген дә үткен зиһене, нык хәтере, җиңел гәүдәле булуы белән таң калдыра. Язмыш никадәр генә сынаса да, ихласлылыгын, көр күңеллелеген югалтмаган ул.


“Тормыш иткәндә җиле дә, яңгыры да була. Бер-береңне аңлый белергә, сабыр булырга кирәк. Үпкәне дә мәзәк белән генә үткәреп җибәрәбез. Үткәннәрне искә алып, бергә елашабыз да, җырлашабыз да”, - ди акъәби.


Сания апа белән Мәдинә апа тормышка


зарланмыйча, пөхтә, җылы өйләрендә һәр яңа көнгә сөенеп гомер итәләр. Сания апа күбрәк өйдә, оныкларына, оныкчыкларына оекбашлар бәйләп көннәрен үткәрә. Телевизордан кинолар карарга, хәбәрләр тыңларга ярата. Мәдинә апа исә тавык-чебешләр карый, бозау да асрый. Аш-суга да бик оста ул. Тирә-күршеләренә, авылдашларына, мәчеттә узган мәҗлесләргә менә дигән итеп юкалар пешереп бирә.


Ландыш Гайнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев