Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

“Бер рәхмәт сүзе ишетү күңел күтәренкелеге өсти”

Лилия Хәсәнова бәхетне башкаларга игелек өләшүдә, кулыннан килгәнчә якыннарын сөендерүдә күрә һәм шуннан тәм табып яши белә.

(8 июнь. “Апастово-информ”).
Апаста яшәүче Лилия Хәсәнова 25 елга якын социаль хезмәткәр булып эшли, өлкәннәрнең өйләренә барып социаль ярдәм күрсәтә. Бу еллар эчендә күпме әби-бабайларның ярдәмчесенә, киңәшчесенә һәм үз кешесенә әверелгән ул. Бүгенге көндә дә өлкән кешеләр аның күңел җылысын, ярдәмен тоеп гомер кичерә.
“Һәр көн саен бик күп тапкыр рәхмәт сүзен ишетү миңа күңел күтәренкелеге өсти. Кемгәдер ярдәм итә алуыма сөенәм. Алар янына эшкә дип түгел, үз кешеләрем янына килгән кебек киләм, - ди Лилия Хәсәнова”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев