“Бердәнбер малаемны тартып алдың. Ир рәхәте күрмәсәң иде!”
«Килен – кайнана туфрагыннан» дигән сүзләрне еш ишетәбез без. Ләкин, ни генә дисәң дә, килен белән кайнана арасындагы мөнәсәбәт гомерлек проблема булып кала бирә.
Кайчак менә дигән кайнанага явыз, ачы телле килен насыйп була, ә кайчак, киресенчә, сабыр, киң күңелле, эшкә уңган кызлар аҗдаһадай усал кайнана йортына килен булып төшә. “Йөргән чакта кызлар бар да әйбәт. Кайдан килә явыз хатыннар?” – дип сөйләргә ярата минем бер танышым. Ләкин бөтен явызлык киленнәрдә генә микән? Кайнанасының ачы теленә түзеп, “әни” дип өзгәләнеп торучы киленнәр дә бар бит арабызда.
...Суфия, авыл һавасын сулап, ямь-яшел үләннәрен таптап үсә. Борынына егетләр исе кергәч тә, авыл кызлары белән бергә болынга кичке уенга баруларын, аулакта гына җыелышып, егетләр турында сөйләшеп утыруларын яхшы хәтерли ул. Иптәш кызлары авыл егетләре белән йөрмәскә тырыша, авыл егете авылда кала, кайнана белән яшисе, имеш. Ә Суфия иптәшләренең бу сүзләренә каршы: “Кызлар, алай димәгез. Безгә кайнана гына булса да, ул бит син гашыйк булган, син бар нәрсәдән артык күреп яраткан кешене дөньяга тудыручы. Мин авыл, төп нигез дип тормыйча, рәхәтләнеп яшәр идем”, - дип кабатларга ярата.
Суфияның әлеге сүзләре Ходайның “Амин!” дигән сәгатенә туры килә дә. Авылларында әнисе белән генә яшәп ятучы Камилгә гашыйк була да куя ул. Камил үзе дә якын итә Суфияны. Өстәвенә, сөйгәнен уңган, батыр, чибәр, дип мактап торалар үзенә. Күп тә үтми, төп йортка килен булып төшә Суфия. Яхшы гына яшәп ятканда, бер- бер артлы әти-әнисе үлеп китә Суфияның.
Әни дип өзелеп торган, тәмле ризыклар пешереп ашаткан, ачык йөзен кызганмаган киленен кайнана гына, никтер, яратып бетерми. Я Суфияның укытучы булып эшләве ошамый, я юкка-барга бәйләнә, нахак бәлаләр тагып, җанын телгәли. Бер-бер артлы бер малай, бер кыз таба Суфия. “Ул да балам баласы, кара елан анасы” дигәндәй, оныклар да кайнананың Суфияга булган мөнәсәбәтен үзгәртми. Авылга “Суфия ялкау, Суфия ир өстеннән йөри” дигән яманатлар тарата. Таякның юан башы Камилгә төшә: тормышның очын-очка ялгап, ирсез калып, бердәнбер малаен үстергән әнисенә дә бер авыр сүз әйтә алмый, яхшы хатын, уңган килен булырга тырышкан балаларының әнисе дә кызганыч.
Беркөн Камил башка чыгарга, дигән карарга килә. Әни кеше баласының бу сүзләрен хупламый, әлбәттә. Ләкин тынычлыкны, татулыкны саклап калуның бердәнбер юлы була ул. “Бердәнбер малаемны тартып алдың. Ир рәхәте күрмәсәң иде!”, - дип, соңгы сүзләрен әйтә кайнана Суфияга. Әмма аның каргышы малае башына төшә...
Яңа йортка, яңа нигезгә менә-менә күчәм, дигәндә генә, Камил түбәдән егылып төшеп, дөньядан китеп бара. Явыз кайнана, кеше итәсе ике бала белән яшьтән тол кала Суфия. Барып сыенырга әти-әнисе дә булмый. Ярый әле авыр чакларында бертуган апасы янәшәсендә була.
Еллар үтә тора. Ике бала, кайнана белән яңа йортта бергәләшеп гомер итә Суфия. Газиз баласын югалту хәсрәте белән ялгыз калдырырга теләми ул кайнанасын: тырмаша-тырмаша салып бетергән өенә яшәргә дип, кайнанасын да дәшә. Ләкин Камил үлгәннән соң бөтенләй явызлана кайнана. “Камилнең башына син генә җиттең”, - дип йөрәген телгәли киленнең. Әниләрен яклап арага кергән балалар да ягымлы сүз ишетми әбиләреннән: ялкау да килмешәк.
Гомерен балалар укытуга багышлаган Суфияның хезмәт хакы да арта.
Менә дигән итеп лапас-куралар җитештерә, маллар асрый, затлыдан затлы җиһазлар ала. Муллыкта яши алар. Балалар да мәктәпне тәмамлап, шәһәргә укырга керәләр, эшкә урнашалар. Әбиләренең ямьсез сүзләреннән, усал күз карашыннан туйган балаларның туган нигезгә кайтулары да сирәгәя. Балаларының: “Әни, ташла барысын да, кил үзебезнең янга”, - дип өзгәләнеп чакыруларына Суфия: “Туган нигезне, әбиегезне калдырып китсәм, әтиегез риза булмас”, - дип кенә җавап җирә.
Кайнанасының битәрләүләреннән туеп, күбрәк мәктәптә, балалар арасында булырга тырыша ул. Беркөн кайнанасының чираттагы битәрләүләреннән соң, Суфияның тормышы да башка юнәлеш ала. “Камил үлде инде, сөен, шуны гына көткән идең бит. Ир өстеннән йөрүең генә җитмәгән, хәзер инде, мәктәптә эшем бар дигән булып, ачыктан-ачык йөри башладыңмы? Ул синең ике килмешәгең дә Камилнеке түгелдер әле. Әгәр безнең кан булсалар, кайтып, әбиләренең хәлен белерләр иде”, - дигән сүзләр Суфияга бик авыр тоела.
Керфек тә какмый үткәргән төннән соң, “Китәргә, калган гомеремне тынычлыкта үткәрергә кирәк!”, дигән нәтиҗәгә килә. Унбиш ел буе берүзе туплаган байлык белән, болын чаклы өйне калдырып, апасы янына шәһәргә китеп, мәктәпкә идән юучы булып эшкә урнаша. Чыгып китәр алдыннан: “Синең кебекләрне Ходай җир йөзендә ничек йөртә икән?! Камил урынына син үлгән булсаң, ичмасам”, – дигән сүзләрен әйтә.
Чыннан да, Суфияның сүзләрендә хаклык та бар кебек. Киленнәр усал, киленнәр явыз, дибез. Ә аҗдаһадай ачы телле кайнанага килен булып төшсәң, нишләргә: кайнанаңның битәрләүләренә түзеп яшәргәме, әллә, барысын да ташлап, чыгып китәргәме?
Кызганыч, Суфияның да, кайнанасының да бүгенге тормышы белән мин хәбәрдар түгел. Уңган килене, алмадай матур оныклары белән Камил рухына дога кылып, гөрләшеп яшисе иде дә бит. Юк шул... Картайган көнеңдә кемнең кулларына калып, кемнәрнең соңгы юлга озатасын беребез дә белми. “Явыз” киленнәрнең, “килмешәк” оныкларның кирәге чыгып куймагае, диюем.
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев