Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Болын-Балыкчыдан Әлфия Нурмиева җитлекми туган балаларга киемнәр бәйли

Изге күңелле райондашыбыз киемнәрне Республика балалар хастаханәсендә дәваланучы сабыйларга тапшыра.

(24 июнь, “Апастово-информ”).


Әлфия Нурмиева яшьтән үк бәйләргә ярата. Бик күп кофталар, оекбашлар бәйли. Аларны туганнарына, якыннарына өләшә. 2004нче елда аның тормышында мәңге истә калырлык вакыйга була. Аның баласы җитлекмичә дөньяга аваз сала.
“Балам 1килограммга якын булып туды. Аңа киемнәр кирәк булды. Шул көннән мин шундый бик нәни, җитлекми туган балалар өчен махсус киемнәр бәйли башладым. Хәзер дә бик күп бәйлим. Аларны Республика балалар хастаханәсендә дәваланучы сабыйларга тапшырам”, - ди ул.
Әлфия Нурмиева кул эшләрен республика халык иҗаты бәйгесенә дә тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев