Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Дәвеш авылыннан Наилә һәм Азат Әхмәдиевлар ноябрь аенда уллары Аязны хәрби хезмәткә озаттылар

.

Аяз бүгенге көндә Ульяновск шәһәрендә элемтә гаскәрләрендә хезмәт итә.
-Газиз балаңны ерак җирләргә озатуы бер Анага да җиңел түгелдер ул. Шулай да хәрби хезмәт юлы - һәр ир-егет өчен дә бик мөһим дип саныйм. Чөнки егет кеше армиядә тормыш мәктәбен уза, җитлегеп, чыныгып кайта, мөстәкыйльлеккә өйрәнә, - ди Аязның әнисе.
Аяз үзе Осиново бистәсендә туган һәм шунда урта белем алган. Аннан соң Казанда Архитектура-төзелеш көллиятендә һөнәр үзләштергән. Иптәшләре кебек үк спорт белән мавыга, футбол уйнарга ярата.
-Улыбыз белән хәбәрләшеп торабыз. Бер дә зарланмый. Шалтыратып сөйләшкәч рәхәт булып китә. Һәр Ананың күңеле тыныч булсын иде, - дип тели Наилә ханым 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев