Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Дога — гыйбадәтнең җилеге

Пәйгамбәребез “Дога кылу — гыйбадәтнең җилеге (уртасы, тамыры, нигезе)” — дип әйткән. Аллаһ Тәгаләне танып, Аннан сорамыйча, дога кылмыйча яшәгән бәндә бик тирән гафләт йокысында гомер кичерә, дигән сүз.

“Догасыз яшәгән кеше үзенең кем икәнлеген, дөньяга ни өчен килгәнлеген һәм тиздән кая барачагын белмичә яши. Догасыз яшәгән кеше, никадәр күкрәк киереп: “Мин - бәхетле!”, - дип әйтсә дә, ул бәхетсезләрнең иң бәхетсезе. Һәм аның бәхетсез булуын бик тиз күреп була.

Дога кылу, Аллаһка ышану, Аны тану һәм Аңардан гына сорау «дару»ына кешенең сәламәтлеге, тынычлыгы һәм бәхете салынган. Дога чишмәсеннән авыз итмәгән кеше үзен һәм башкаларны «мин бәхетле» дип ялганламасын. Доганың кабул булуы һәм кабул булмавы ул кадәр әһәмиятле түгел, иң мөһиме — догалы булып яшәүдә. Чөнки күп вакытта кеше Аллаһтан нәрсәдер сораган була һәм шул соравының нәтиҗәсен күрмичә, кабул булмавын күреп, бик кайгыра.

Коръәндә әйтелгән, Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) сөннәтендә урын алган шундый сүзләр бар. Ул да булса: «Әгәр дә кешенең сораган соравы аның өчен хәерле булмаса, кабул булмыйча, хәерлерәк бер әйбер белән алмаштырыла.» Шуңа күрә кеше догалы булып яшәргә тиеш. Сораган теләкләре нинди генә рәвештә кабул булса да, ул кабул булган, дигән сүз. Бер сүз белән әйткәндә, дога төшенчәсенә Аллаһтан сорау, Аллаһка ышану һәм Аллаһка таяну, һәр эшнең нәтиҗәсе — Аллаһ Тәгаләдән, дигән мәгънә салынган.

Әй, сөекле дустым! Догам кабул булсын, дисәң, һәр хәлеңдә Аллаһ Тәгаләгә нык инан һәм таян. Ул тыйганнардан тыел, кушканнарын үтәргә тырыш. Ашаган ризыгың, кигән киемең, яшәгән йортың хәләлдән булсын. Догаң кабул булсын, дисәң, кешеләрне кулың белән, телең белән, хаксыз рәвештә аларның малларын үзләштерүең белән рәнҗетмә. Догаң кабул булсын, дисәң, күңелең сабыйларныкы кебек булсын. Ашыйсы килгән сабый, сүз әйтмичә, елап, әнисен чакырганы кебек, син дә кайвакыт сүз әйтмичә, Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтен өмет итеп, елый бел”, - дип яза Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин.

 

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/iman/2022-11-23/doga-gyybad-tne-ilege-3042022?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев