Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Эч төшүдән дәвалаучы Гайшә апа: «Дәва эзләгәнче, авырмавың хәерле»

Тәтеш районына сәфәргә чыккач, Кече Әтрәч авылына керми кала алмадык. Биредә 35 еллап борынгылар ысулы белән эч төшүне дәвалаучы Гайшә апа яши. Хәзер инде бу сәләтен бик кулланмаса да, эч төшмәсен өчен нишләргә кирәк дип, киңәшләр сораштык.

Гайшә апа кулыннан дәва табып, бәби сөю бәхетенә ирешкән хатын-кызлар үз авылы, район белән генә чикләнми инде. Аңа Казаннан да, Ульяннан да, күрше районнардан да киләләр. Хәзер Гайшә апага – 66 яшь. Ул озак еллар мәктәптә укытучы булып эшләгән. – Эч күтәрүнең ни икәнен без дә белмәгән инде башта. Беренче балам алты ай ярымлык булып төште, үле туды. Озак вакыт балага уза алмый йөрдем. Хастаханәдә дә яттым. Анда дәвасын тапмадым. Эч сылаучыга барырга киңәш иттеләр. Кама Тамагы районындагы Кариле авылында Вәсимә исемле карчыкка киттем. Ул эчемне ипләп җибәрде. Өч тапкыр бардым. Әмма эч кабат төште. Ярый әле Вәсимә карчык безнең авылга кызына кыш чыгарга килде. Аның янына кабат күренергә бардым. Шунда ул: «Синең үзеңдә дә эч күтәрү сәләте бар», – диде. Ничек итеп эшләргә икәнен аңлатты, – дип сөйләде Гайшә апа. Башта туган-тумачаларның эчләрен ипли, аннары дәва эзләп килүчеләр арта башлый. Дәвасын эзләп аптыраганчы, авырмавың хәерлерәк бит. Үзебез дә тикшерендек: авыл балалары булгач, эчнең урынындамы икәнен беләсебез килде. Гайшә апа ипләп кенә яткыра, кендек тамырына бармагын куеп пульс тыңлаган кебек тыңлый. Типмәсә, эчне ипли башлыйсың: сәгать угы уңаеннан сыйпыйсың, астан күтәрәсең, ян-якларга сыпырасың. Якынча 20 минут шулай итәргә кирәк. – Эч ни өчен төшә соң? Ничек сакланырга? – дип киңәш сорашабыз. – Авыл җирендә балалар эшләми тормый. Авыр эш тә күп. Авыр күтәргәч, эч төшә. Бер төшә икән, гел төшеп торачак инде ул. Каенана, мондый очракта эч пружинага әйләнә, дия торган иде. Төзәлгәнче, авыр күтәрмәскә киңәш ителә. Балаларның кечкенә чагында эче авырта, шул сәбәп белән дә еш киләләр миңа. Тәпи киткәч тә, балалар дөрес басмыйча, арт ягына шап итеп утыра да азрак имгәнеп китә. Шуннан да эч төшә ала. Ир-ат балаларның утын кискәндә эче төшәргә мөмкин, – дип аңлатты Гайшә апа. Әңгәмәдәшебез ничә кешегә бәби табарга ярдәм итүен санап та күрсәтә алмый хәзер. «Хәтердән авыл буенча йөрим: кемгә кулым тигән икән, кемне дәваламадым икән әле, дим», – ди Гайшә апа. Хәзер инде дәваламыйм дисә дә, бик ялынып килгәннәре була икән. – Кайчагында әйтмичә-нитмичә, эчне карагыз әле, дип бәрәләр дә керәләр. Кире борырга ярамый. Авылдагы бер карчык: «Үзең өчен күтәрмисең, Аллаһы Тәгалә шулай кушкан сиңа, башка болай кешене борып җибәрмә», – диде. Эч күтәрү өчен көч кирәк. Сыпырып кына тору түгел ул. Эчне тоткач, эчтәге әг ъзаларны да тоям, – дип сөйләде ул. Гайшә апаның өендәге гөлләренә, гөлләреннән бигрәк басма матбугатның күп булуына игътибар иттек. Безнең газетаны да яратып алдыра икән. «Җомга санында дин бите, кушымталарны, артистлар тормышын, «Бу – минем туган авылым» бәйгесенә килгән язмаларны яратып укып барам, сканвордларны чишәм. Газета килгәч, иң беренче кем тотып ала, шул укый», – диде. Чулпан Гарифуллина

Чыганак: https://vatantat.ru/2020/06/27499/
© Ватаным Татарстан

Фото:Илдар Мөхәммәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев