Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Элекке ирен сөенечен әйтеп шалтыратты - бала таба алмый торган хатын-кызны очраткан...

Без яшь чакта егетеңнең кем икәнлеген беләсең килсә, бурычка акча сорап йә үзең аңа бурычка акча биреп сынарга кушалар иде. Яшьлек - юләрлек бит ул.

Кем генә алай тикшереп карагандыр инде аны. Мин дә беренче кулымнан тоткан егеткә гашыйк булып, институтымны тәмамлаган гына килеш, беркем сүзенә колак салмый, кияүгә чыгып куйдым. 

Ярты ел чамасы очрашып йөргәннән соң кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган Илназга: «Юк!» - дип әйтә алмадым. Әти-әни сүзенә дә колак салмый, күрәчәгемә ашкындым. Үзе башлап сөйләмәсә дә, гаиләсе турында сүз катсаң, ул һәрвакыт сүзне икенчегә бора иде.

Бик зурлап туй үткәргәннән соң, иремнең әби-бабасы йортында яши башладык. Әнисе вафат, ә әтисе турында берни әйткән кеше булмады. Йөргән вакытта эчми-тартмый торган Илназ, өйләнешкәннән соң озак үтмәде, кәеф-сафа корып, соң кайткалый башлады. Үпкәләп сүз куертсаң, ипи шүрлегеңә дә менеп төшәргә күп сорамый иде. Яшәвебезгә сигез ай чамасы булгач, мин көмәнле икәнлегемне әйтеп куандырмакчы идем дә, Илназның чырае тагын да караңгыланды. Яшь булуын сәбәп итеп, аңа үпкәләмәскә тырышып, сабыйны күргәч үзгәрер әле дип яшәдем. Улыбыз тугач хәлемне дә белмәгән ир, ике көн үткәч, тәпи юып туйганнан соң килде. Тагын бар үпкәмне онытып, бар да яхшы булыр дигән өметтә өйгә ашкындым.

Кайткач, татлы итеп йоклаган сабыемның ак биләүләрен сүтеп җибәрдем дә Илназның күзләренә карадым. Ә ул күзләрдә шатлык та, ярату да, сөенеч тә юк иде. Минем аптыраулы карашымны тоеп: «Миңа көндәш туды», - диде дә телевизор каршына барып утырды.

Кайчан да булса бер яратыр, яшь бит әле, аңлап бетермидер дип, аны кичерергә тырыштым. Үсә төшкәч тә улыбызга әллә ни исе китмәде. Бала еласа яисә аңа кагылып кына китсә дә җене котырып, акыра башлый иде. Шуларның нәтиҗәседер, улым яшь ярымда гына көчкә тотынып йөри башлады, күпме хастаханә юлларын таптаганнан соң гына, дүрт яшендә теле ачылды. Неврология буенча бер кочак чире булган балам белән эшкә чыгу, гомумән, мөмкин хәл түгел иде.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/elekke-iren-senechen-ytep-shaltyratty-bala-taba-almyy-torgan-khatyn-kyzny-ochratkan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев