Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Фәрит ага Кәлимуллин җырлары белән бүген дә сәхнәдә

Апаста яшәүче Фәрит абый Кәлимуллин, инде шактый өлкән яшьтә булса да, үзенең тынгысызлыгы, район тормышы, пенсионерларның яшәеше өчен янып-көеп йөрүе белән аерылып тора.

Ул Россия Пенсионерлар берлегенең район оешмасын җитәкли. Өлкәннәр мәнфәгатьләрен кайгыртып яши, төрле чаралар, сәяхәтләр оештыруда актив катнаша. Спорт бәйгеләрендә ирешкән нәтиҗәләре дә бихисап.


Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит абый Кәлимуллин 1939 елның 10 августында Иске Әнәле авылында дөньяга аваз сала. Туган авылында башлангыч классларны, Апаста урта мәктәпне тәмамлый. Мәктәп елларында ук үзешчән сәнгатьне үз итә. Төрле фестиваль, бәйгеләрдә катнаша. Хезмәт юлын районның комсомол комитетында бүлек мөдире буларак башлап җибәрә. Аннан социаль тәэминат бүлегендә эшли. Фәрит абый 1961-1964 елларда армия сафларында хәрби бурычын үти. Солдат хезмәтендә дә комсомол комитеты секретаре булып эшли һәм ВЛКСМ Үзәк комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Район финанс бүлегендә инспектор, КПСС райкомының пропаганда бүлеге инспекторы булып эшләгән еллар да Фәрит абыйның алдынгы карашлы, тырыш хезмәткәр булуын исбатлый. 1969 елда аны районның мәдәният бүлеге мөдире итеп билгелиләр. Аннан берничә ел район Советы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшләгәннән соң, кабат район комитетының пропаганда бүлеге җитәкчесе вазифасында хезмәт юлын дәвам итә. Лаеклы ялга Фәрит абый озак еллар районның пенсия фонды бүлеге җитәкчесе булып эшләгәннән соң чыга. 20 елдан артык мәдәният хезмәткәрләренең район комитеты председателе, озак еллар дәүләт хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты председателе дә булып тора. Нәтиҗәле, тырыш, фидакарь хезмәт юлының нәтиҗәсе булып, “Россия профсоюзларының 100 еллыгы“, “Дәүләт хезмәткәрләре профсоюзының 90 еллыгы“, Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан медальләргә лаек, 2002 елда халык санын алуда актив катнашканы өчен истәлек тамгасы белән бүләкләнә. Шулай ук 10 елдан артык район сайлау комиссиясе секретаре булып эшләгән хезмәт ветераны Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамоталарына да ия.
Фәрит абый бик матур җырлый. Аны сәхнәләрдә еш очратырга мөмкин. Тамашачы аны бүген дә хөрмәт итә.


–Балачактан ук сәхнәгә тартылдым. Җырлый, бии, шигырьләр сөйли идем. Яшьлек елларында район агитбригадасында уңышлы чыгышлар ясый идем. Аның җитәкчесе дә булып эшләдем. Район туган якны өйрәнү музее каршында эшләүче ансамбль бүген дә минем тәкъдим белән “Тынгысызлар“ исемен йөртә, – ди Фәрит абый.


Тынгысыз күңелле ветеран китаплар укырга ярата, газета-журналларның яңа басмалары белән дә даими танышып бара. Аның һәр язмага үз фикере, тәкъдиме бар.


–Китап мине тормыштан үткәннәргә алып кайта. Шул ук вакытта уйландыра да, тынычландыра да. Китап киштәм шактый бай. Шулар арасында бүләк ителгән 12 томлык сайланма әсәрләр иң зур хәзинәм, – ди ул.



Фәрит абый гаиләсе белән дә горурлана ала. Үзенә тормыш юлдашы, моннан нәкъ 52 ел элек туган көненә бүләк итеп, Болынбалыкчыдан укытучы кыз Наиләне сайлый ул. Алар матур тормыш юлы үтәләр. Ике ул тәрбияләп үстерәләр. Алар да әти-әниләре үрнәгендә тормышта үз урыннарын тапканнар һәм Фәрит абый белән Наилә апаны оныклар белән сөендергәннәр.


Фәрит абый бүген дә тик кенә утырырга яратмый. Аның көннәре тулы тормыш белән үтә. Озак еллардан бирле “Йолдыз“ газетасының актив хәбәрчесе буларак язмаларын да китерергә онытмый. Киләчәктә дә саулык-сәламәтлек белән, иҗат ялкынында янып, ихтирамлы һәм хөрмәтле булып яшәргә язсын аңа.

Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев