Фирдүс Тямаев кызын күрсәтә: «Улларым, сеңлегезне саклап йөрегез»
Фирдүс Тямаев 5 ай тулган кызын бүген беренче тапкыр социаль челтәрдә күрсәтте. Моңа кадәр фотоларда нәнинең битен ябалар иде.
«Бүген кызыбыз Нурлымәрьямгә 5 ай. Әнә бүген колагын тиштергәннәр. Шундый алка тагып куйганнар. Абыйлары котлый. Әйеме, улларым? Сеңлегезне саклап йөрегез, яклап йөрегез. Име, кызым. Бәйрәмең белән сине», – дип, бик тә самими әңгәмә корып алган 3 баласы белән Фирдүс Тямаев.
Чыганак:https://intertat.tatar/news/firdus-tyamaev-kyzyn-kursata-ullarym-senlegezne-saklap-ioregez-5868008
Видео һәм фото «ИнтерТат»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев