Габбас Хафизовны 1944 нче елның май аенда 379 нчы запастагы укчы девизиясенең МВД эчке эшләр гаскәренә хезмәткә сайлап алалар
Габбас Хафизов 1927нче елның 27 июнендә Апас районы Әҗем авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә.
Өлгер малай Зур Күккүз мәктәбенең 7 нче сыйныфын бик якшы билгеләренә тәмамлый. 1941 елда авылдан ирләр сугышка китеп бетә.
1944 елның 29 маенда Габбаска да чират җитә. Апастан комиссия үтә. Ул җиде ел буе хәрби хезмәттә була.
Аны 1944 нче елның май аенда 379 нчы запастагы укчы девизиясенең МВД эчке эшләр гаскәренә хезмәткә сайлап алалар.1945 нче елга кадәр шунда хезмәт итә . Инде сугыш тәмамланырга да күп калмый,ләкин Украина буйлары тыныч булмаганлыктан, яшь егетне кабат хөкүмәтнең үзгә бурычларын үтәргә дип 419 нчы полк составына кушалар. Польша жирләрендә көрәшергә туры килә Габбаска. 1947нче елга кадәр ул 418 нче полкына күчерелеп, дәүләтнең үзгә бурычларын үти. Аннары НКВДның 7307 хәрби частена күчерелеп, немец әсирләренә күзәтчелек итү буенча эш алып бара.
Габбас Хафизовның сугышчан юлы Смоленск, Пенза,Оренбург, Германиянең Франк -Форд Одере шәһәрләрендә, Брестта, Латвиядә уза.Тимер юл эшләрендә эшләгән әсирләрне озатып йөриләр.Шул вакытны Габбас Хафизовка аеруча куркыныч задание үтәгәндә яраланып, Рузаевка станциясе госпиталендә ятып чыгарга туры килә.Бу хакта аның госпитальдә бирелгән белешмә кәгазьләре сөйли. МВД гаскәрләренең 7407составында 1951нче елның май аена кадәр хезмәт итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев