Гади чүп үләненнән дә матурлык табып була
.
Матур уйлар, хыял һәм өмет дәрьясында кайнап, иҗат ялкынында илһамланып яшәүче Динар Хәйруллин тормышка карашы, кешеләргә мөнәсәбәте белән дә аерылып тора. Бар эшкә дә, яраткан шөгыль, кәсепләренә дә өлгерергә тырыша ул. Авырлыкларны да иҗат белән җиңә, шатлык-сөенечләрен дә ак кәгазь битенә төшерә белә. Шул ук вакытта җир эшенең дә серен аңлый. Тәмле итеп ашарга пешерүе дә мәгълүм. Ә төп һөнәре – укытучы аның. 25 елга якын балалар янәшәсендә ул. Иске Йомралы мәктәбендә яшь буынга белем һәм тәрбия орлыклары өләшә. Туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли.
- Үзебез дә, тормышыбыз да, чәчәкләребез дә гади. Барының кадерен белеп, туганнарны, дусларны, күршеләрне хөрмәт итеп, үзебезчә яшәп ятабыз, - дип каршы алдылар алар капка төбеннән үк чәчәкләргә күмелгән йортларында.
Иҗат – ул мизгел
Тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, хәтта төн йокысын бүлеп тә, мөлдерәп тулган күңел халәтен шигырь юлларына сала ул. Һәр мизгелдән үзенчәлек таба белә. Үзешчән шагыйрьнең очлы күзе һәм нечкә күңеле, йөгерек каләме барысын да таслап-таслап укучыга җиткерә. Бүгенге көндә аның 30дан артык җыры бар. Хикәя жанрында да үзен сынап карый. Шигырьләренең исәбен үзе дә белми.
- Иҗат белән 1990 еллар ахырында, институтта укыганда шөгыльләнә башладым. Беренче шигырьләр дә студент чорында язылды. Шул вакыттан бирле кулдан каләмне куйган юк. Алдан шигырьләр дәфтәр битләренә тупланса, хәзер социаль челтәрләргә урнаштырып барам. Интернет дөньясы аша танышып, күп кенә иҗатташ дусларым барлыкка килде, - ди ул үзе.
Динар Хәйруллинның “Балачак”, “Көтәсеңме, әнкәй” шигырьләренә Нурсил Шәймәрдәнов белән берлектә көй язылып, авторның беренче җырлары тамашачы күңеленә барып җитә.
- Музыкаль белемем булмаса да, көй язуда да үземне сынап карадым. Гармунда, гитарада уйнап, үзеңнең иҗат җимешләреңне башкару тагын да ләззәтле. Җырларымны Раян Садриев, Резедә Шәрәфиева, Эльвира Кашапова, Ләйсән Хәсәншина һәм башкалар җырлый. Иҗат итәр өчен сәләт тә, матурлыкны күрә белү, хыялый, хисле булу да мөһим. Гади чүп үләненнән дә матурлык табып була. Аның өчен маңгай күзе түгел, ә күңел күзе кирәк. Иҗатның аның вакыты юк. Ул – мизгел. Шул мизгелне эләктереп калмасаң, шигырь тумый. Рульдә барган туктап та шигырь язганым бар. Шигърият бертөрлелекне яратмый. Шигъриятнең нигезе – мәхәббәт, шул ук вакытта әниләр, тормыш, туган авыл, кешеләр мөнәсәбәте, дуслык, балачак иҗатымда чагыла, - ди ул.
Нечкә күңелле кешегә тормышта авырдыр кебек. Ләкин, Динар Хәйруллинны ир-атларга хас ныклык, көчле рух та, үҗәтлек тә бизи. Күп кенә матавыклы хәлләрне, киеренке минутларны уен-көлке, җор сүз белән уздырып җибәрә белә ул. Кыенлыктан чыгу юлын да хезмәттә күрә. Вакытны дөрес бүлергә тырыша. Йокы, ялкаулык – аның дуслары түгел.
- Кәефкә әйләнә-тирә мохит йогынты ясый. Тема – һава торышы кебек. Уйчан көннәрдә моңсурак шигырьләр туа. Күп хәлләрне сабырлык белән, эчкә йотып уздырам, - ди Динар Хәйруллин.
Бакчабыз – хезмәт җимеше
Матурлык яраткан кешенең күңеле дә бай була, эшкә тартылып тора. Хәйруллиннарның бар тирә-юне чәчәк, гөлгә күмелгән. Гаилә башлыгы тормыш иптәше Алсу белән бер уйда, бер сүздә булып яши һәм эшли. Тырыш, уңган үзләре. Ел да бакча тутырып җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр. Уңышны да мулдан җыялар. Хуҗалыкта матурлык, чисталык-пөхтәлек сокландыра. Аллы-гөлле чәчкәләрнең хуш исе күңелләрне назлый.
- Чәчәкләрнең гадиләрен яратабыз. Бәрхет, төн гөлләрен, флокс, сальвияләрне ел саен күпләп чәчәбез. Барлык сукмаклар, почмаклар яшеллек, чәчәкләр белән матур. Флокслар ике тапкыр чәчәк ата. Бер тапкыр чәчәкләрен койгач, сабакларын кисеп, аларга яңа тормыш бүләк итәбез. Бакча эшен бик яратабыз. Буш вакытыбызны бакчада хезмәт белән уздырабыз. Эшләрне гаилә белән башкарабыз Ә иң күп хезмәт Динарга эләгә. Ул иртәдән торып, үзе чәй эчкәнче үк, чәчәкләргә сулар сибеп, алар белән сөйләшеп, яшелчәләрне карап керә. Бездә хезмәт хатын-кызныкына, ир-атныкына бүленмәгән. Ерактан ук балкып, елмаеп, үзенә тартып торган өйгә кайтып керүе үзе үк күңелле, - ди йортның хуҗабикәсе Алсу Хәйруллина.
Бакчада ни генә юк. Помидорларны күтәрә алмыйча, сабаклары җиргә иелгән. Ташкабаклар оя-оя өлгергән. Җиләкләрнең берничә төре көзгә кадәр уңыш бирә. Хәтта каен җиләгенең ак төстәгесен дә алып кайтып үрчеткәннәр. Ул тәме буенча кызыл җиләкләрдән бер дә калышмый. Әле дә җиләкләр авызга керергә әзер булып, көз кояшының саран нурларында иркәләнәләр.
- Чәчәкләрнең балкып торуы, яшелчәләрнең мул уңыш бирүенең сере – аларны яртып, күңел биреп үстерү. Химикатлар кулланырга яратмыйбыз. Чын табигый туфрак байлыгы белән үсәләр. Бөтен эшне кулга-кул тотынып, киңәшләшеп эшлибез. Физик хезмәт шулай ук күңел төшенкелеген булдырмый. Яраткан эш ардырмый ул, - ди Динар.
Шигъри тәлгәшләр
****
Без күтәреп барган йөкнең
Иң авыры - ул уйлар.
Әллә кай җирләрдә йөртә
Җитәклиләр дә кулдан.
Мең төрле уй бөтерелә
Ачуга күзләреңне.
Нидән башлыйм икән, дисең
Әйтәсе сүзләреңне.
Кайсыберләрен саклыйсың
Күңелең сандыгында.
Я саласың "җепкә тезеп"
Ак шигырь юлларына.
Уйлар гүя чиксез бер нур
Юктыр күк оч-кырые.
Чагыштырам: зур галәмнең
Ул болыттай каурые.
Бер сүтәсең, бер җыясың
Чорнагандай киләпкә.
Җыештыргалап куясың
Китап кебек киштәгә.
Мең төрле уй бөтерелә
Ул уйлар катлы-катлы.
Хаклый белик онытмыйча
Күңел дигән зур хакны.
****
Көз нигьмәте... Күр әле, күр
Сорыймын.... Матурлармы??!
Кызарып пешкән алмалар
Синең бит урталары.
Әчкелтем тәм биреп тора
Миләше, баланнары.
Нәкь синең иреннәр төсле
Тулышып кызарганы.
Бизәкләп үрелгән кәрзин
Безнең хисләр бәйләме.
Сүтелмәслек, нык бәйләнгән
Сөюләрнең сәйләне..
Син - минем көзләр нигьмәте
Җуелмаслык байлыгым.
Алтыннардан да кыйммәтле
Иң зиннәтле табышым.
****
Көзләрем бул әле, дисең
Алтын төсләргә күмгән.
Көзләр бит алар сагышлы
(Шундый булса да, барыбер )
Ә мин елмаям, көләм.
Көзләр еламсаг(ы)рак шул
Шуңадыр моңсу халәт.
Көзгә сүз әйтүем түгел
Булмасын бер үк гайбәт.
Көзләр минем өчен түгел
Кем өчендер - гәрәбә.
Җәең булам, карышмасаң
Көзең түгел, бигайбә.
Динар Хайруллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев