Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

“Гармунны кулыма алмаган көнем сирәк”

Илгиз абый Әхмәдиев кебек оста гармунчылар сирәгәя бара.

Ул гармунда уйный башласа, бар дөньяң онытыла. Күңел кылларын тибрәтерлек итеп суза ул көйләрне. Сокланып та, моңланып та туеп булмый.


“Гармунны беренче тапкыр кулга алуымның тарихы бар. Күршебездә генә гармунчы абый яши иде. Ул бик оста итеп гармунда уйный. Без бала-чага аның уйнаганын тын да алмый тыңлыйбыз. Ул безне башта бию көе уйнарга өйрәтте. Әй куандык инде шуңа. Мәктәптән кайткач, дусларым белән җыелышабыз да, гармун кылларын тартып карыйбыз. Һәр көн берәр көй өйрәнәбез. Сыйныфташым Тәлгатьнең уйнаганын күреп шундый кызыга идем, минем дә аның кебек оста итеп уйныйсым килде. Шул да этәргеч булды ахры, ул вакытта миңа 10 гына яшь иде әле. Шуннан бирле гармун иң якын дустыма әверелде. Бераз буш вакытым булса, кулыма алам. Якыннарым, туганнарым белән төп нигездә әниебез янына җыелышырга яратабыз. Менә шул вакытта гармун көйләрен уйнап, җырлап-биеп кичләрне күңелле үткәрәбез. ”, - дип сөйли Илгиз абый.


Илгиз абый Олы Бакырчыда туып-үскән. Язмыш җилләре аны ерак Себер якларына ташлаган. Озак еллар анда яшәсә дә, авыл җанлы булып калган ул. Шул туган туфрагы тартканга Казанга күченеп кайтты. Авылга да эзен суытмый ул.


“Илгиз абыйның тормыш иптәше Наилә апа дә җырга-моңга гашыйк. Авыл мәдәният йортында бер генә чара да алар катнашуыннан башка узмый. Һәрбер башлангычта алар безнең төп ярдәмчеләр, киңәшчеләр. Илгиз абый сыздырып гармунда уйнаса, Наилә апа матур итеп шигырьләр сөйли, биергә дә бик ярата ул. Тамашачы һәр чыгышларын көчле алкошларга күмә”, - ди Олы Бакырчы авылы мәдәният йорты җитәкчесе Ландыш Моталлапова.


Ландыш Гайнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев