Гомере буена кеше сүзен тыңлап яшәде. хатынын кире какты
Чирле кеше – уйлы кеше, дип юкка гына әйтмиләр инде. Гөлҗиһанның да уйга баткан, чарасызлыктан нәрсә эшләргә белмәгән көннәре бик күп булды. Ничек кенә булса да, авыруларга бирешәсе килми бит әле. Сер бирергә дә теләми.
Яшәгән саен яшисе, тормышның матурлыгын, ямен, тәмен тоясы, балаларны назлап, яратып үзең үстерәсе килә. Ә авыру явыз һәм бик тә мәкерле. Ул сине кызганып, җәлләп тормый, балалар хакын да хакламый, әниеңне дә кызганмый. Шул ук вакытта сайлап та килми, акчаң барын, югын да күрми. Сиңа язган сиңа була.
Гөлҗиһан да язмышыннан уза алмады. Бик теләсә дә, тигез гаилә тормышы белән, сау-сәламәт булып кына яшисе килсә дә. Тәкъдиргә шулай язылган икән, димәк, килешеп яшәргә кала.
...Әти-әнисенең бердәнбер кызлары ул. Гаиләдә башка туганнары булмаганлыктан, барлык эшләр дә аңа йөкләнде, әни янында да, әтисе тирәсендә дә ул бөтерелде. Кызлар эше, малайлар эше дип аерып тормады. Шуңа күрә дә, барлык эшләрне белеп, өйрәнеп үсте. Кадагын да какты, камырын да басты, ат та җикте, чигү дә чикте. Уңган дигән даны таралды. Тик кияүгә чыкканчы гына. Парлы тормыш кору белән ялкауга, җәфага әйләнде. Бәлки, вакытында куып чыгармасалар, ул бу дөньяда бүген булмас та иде, үзен карарга, яратырга, хөрмәт итәргә вакыты да, шартлары да булмаганлыктан, авырулары тагын да арткан, тамыр җәйгән булыр иде.
Бәхетенә күрә, күз яшьле, ялганга корылган тормыштан ул котылды, басылып, сүз дәшәргә дә куркып яшәгән көннәр артта калды.
Әле дә хәтерли – әнисенә гектар-гектар чөгендер бирәләр иде. Җәйләрен чүбен утау берни түгел. Матур табигатьтә, җылы һавада эшлисе күпкә җиңел. Салкын, елак көзләр үзәгенә үткән. Әтисе исә шул ук кырда чөгендер алу комбайнында эшләсә дә, тормыш иптәшенә килеп булыша алмады. Чөнки һәр җир хуҗасы зарыгып аның килүен, чөгендерне алып бирүен көтә. Һәркем көннәр коры торганда эшне төгәлләргә, бик озакка сузмаска ашыкты. Ишле гаиләләр күмәкләшеп тиз генә күчне күчереп тә аталар иде.
Ышанычы, булышучы булмаучыларга үзләренә тырышырга кала. Әнисенең бердәнбер булышчысы булып Гөлҗиһан калды һәм кечкенә генә булса да, үзендә зур җаваплылык тоя иде. Ачы салкында бөрешеп каткан кечкенә кулларын әле дә хәтерли ул. Аягына салкын үтеп, кыр буйлап сикереп йөргәннәрен дә онытмаган. Көзге ачы җилләрдә җылы чәй генә дә эчкә үткән суыкны җиңә алмый иде шул. Әнисе күпме генә өйгә кайтырга кыстаса, үгетләсә дә, ул иң яраткан кешесен күч төбендә бер ялгызын калдырып кайтып китәргә теләмәде. Аннары соң, икәү эшләгәч, барыбер күңелле инде. Әнисенә булыша алуына чын күңелдән сөенсә дә, бик арып, талчыгып кайта иде ул.
Җылы өйгә кергәч, туңган һәм арганнар бергә кушылып, оеп йоклап киткәнен дә хәтерләми кала. Чөгендере дә бетте, әнисе дә сулу алып куйды. Ләкин... көзге кырда ачы җил астында кырда утырып кызчык салкын тидерде.
Температурасы төшмичә нужартты. Тамагыннан азык үтмичә, коры сөяккә калды. Табиблар соңрак үпкәсенә салкын тигән дип, хастаханәгә үк салдылар. Бик озак ятып чыкты Гөлҗиһан хастаханәдә. Тик аякка басса да, йөткерә торган булып калды. Чирең катлауланган, туңып йөрергә ярамый, теләсә кайсы вакытта кабатланырга мөмкин дип кайтарып җибәрделәр аны. Кыз мөмкин кадәр үзен сакларга тырышты. Япь-яшь килеш бер генә дә авырыйсы, “чирле” тамгасы тагасы килми иде аның.
Үсә төшкәч тә, кунакларга йөрергә, клубка чыгарга бик яратмый иде Гөлҗиһан. Чөнки кеше арасында йөткереп йөрүдән оялды. Арада бит аңлаучылар да, шул ук вакытта аның артыннан йөткергән булып үчекләүчеләр дә бар иде. Кыз тора-бара үз эченә бикләнде. Кичләрен дә бик чыгасы килми иде, кызлар белән дә артык аралашырга теләмәде. Матурлыгы, уңганлыгы әнә шушы авыруы артында күмелеп калды кебек.
Мәктәп еллары артта калды. Барлык иптәшләре берәм-берәм һөнәр үзләштерергә дип авылдан таралып бетте. Аннан берәм-берәм тормышлы булулары ишетелгәләде. Гөлҗиһан мәктәпне тәмамлау белән фермага әнисе янына эшкә килде. Таң йокысын бүлеп торса да, иртәдән-кичкә кадәр авылның бетмәс-төкәнмәс эшләренә күмелсә дә, аңа әнисе янында рәхәт. Чөнки аның кебек чын күңелдән аңлаучы, яклаучы башка кеше табылмаячагын ул яхшы белә иде ул. Көннәр шулай акрын гына үз агымын ала бирде.
...Яше олыгаеп барганда гына күрше авылның ялгызлыктан туйган тракторчы егете аның кулын сорый. Озак очрашып йөрми алар, кыз егет йортына күчә. Чөнки гаилә тормышы белән яши башларга вакыт күптән җитүен кыз үзе дә, аның гаиләсе дә яхшы белә. Егеткә дә тулы тормыш белән яшәр өчен хатын, ә өйдәге әти-әнисенә булышчы кирәк. Үзләренең кызлары читкә таралып беткән. Төп нигездә бердәнбер уллары – төпчекләре калган.
Каенана һәм каената йортына кыюсыз гына килеп кергән кыз авыруын яшерергә тырыша. Йорттагы күп кенә эшләр аның җилкәсенә күчә. Ир белән аңлашып яшәргә омтылса да, ярату, тартылу булмау араларын әллә ни якынайтмый. Көннәр буе очрашмаган вакытлар да еш кабатлана. Кыз әлеге авылда да фермага килә. Ир эштә чакта хатын өйдә булса да, ул кайту белән Гөлҗиһан кичке савымга китә. Идрис белән алар туйганчы сөйләшә, күңелендәгеләрен уртага салып аңлаша да алмыйлар. Кечкенә генә йортта ялгыз калу да мөмкин түгел. Ә инде аерылып барып утырсаң, өлкәннәрдән яхшы түгел.
Йорттагы өлкәннәрнең килен белән артык чөкердәшеп утырасылары килмәсә дә, улларына сүзләре дә, телләре дә үтә. Тик бер генә дә килен ягына сүз сөйләмиләр алар. Озын гомер юлы үтеп, сикәлтәләрен, юклыкны, барлыкны күп күрсәләр дә, яшьләрнең нык нигезле гаиләдә яшәвенә өлеш кертә белмиләр. “Тигезлекләре белән генә яшәсеннәр, безгә дә олыгайган көндә терәк кирәк”, – диясе урында, улларын төрле яклап котырталар, югын-барын түкми-чәчми җиткерә киләләр.
Гөлҗиһан әнисе киңәшләрен тотып, каршы дәшмәскә тырыша. Килеп кергән кешене кабул итү җиңел түгелдер, узар, җайланыр, ияләшерләр дия-дия көннәрен ваклый. Ул да түгел, үзенең авырлы икәнлеген белеп ала.
Инде хатынның бала көтүен дә белгәч, аның исеменә төртмә сүзләр тагын да арта. “Болай да чирле идең, төннәр буе улыбызны йоклатмый йөткереп ята идең, инде кулыңнан эш тә килмәс. Син килгәч кенә өйдәге тынычлык бетте”, – дип җикеренә каената.
Сабыр канатларын иңнәренә элеп Гөлҗиһан яшәргә тырыша. Иренә дә артыгын зарлана алмый. Ул аны әти-әнисе сүзеннән узып, барыбер дә якламаячак.
Авыр хезмәт, ял күрмичә үткән көннәр, кичләр үзенекен итә. Хатын бала табар алдыннан хастаханәгә эләгә һәм озак вакытны шунда үткәрә. Үзе бала туып, азрак аякка баскач, гаиләсе белән аерым йортка күчү, үз өендә үзенчә яшәү турында хыяллана. Бала араны якынайтыр, тормышны көйләр дип уйлый. Аның ире бит каты бәгырьле түгел. Кулыннан эш тә килә. Йорттагы бар эшне дә бергәләп эшләрләр, менә дигән итеп яшәрләр иде. Буш хыяллар булса да, бик татлы шул алар...
Ләкин бу матур уйлар тиз генә тормышка ашмады. Бала тапканнан соң, салкын хастаханәдә өзлегә, авырулары яңадан кабатлана аның. Баласын да кулына алып күкрәк сөте белән тукландыра алмыйча бик озак өзгәләнә ул.
Баланы хастаханәдән чыгаралар. Аны ир йортына түгел, Гөлҗиһанның үз әниләре алып кайталар, тәрбиялиләр. Шул ук вакытта аңа терәк-таяныч булу да әниләре өстенә кала. Эштән арып кайткан ирнең хастаханә юлында йөрергә вакыты булмый, каената белән каенанасы барып хәл белүне башларына да кертеп чыгармый.
Бала төп нигезгә соңлап, Гөҗиһан хастаханәдән терелеп чыккач, ике айдан соң гына кайта. Бу вакытта инде аңа исем кушылган, бер кат булса да киемнәр алынган була. Ир йортында киленнең кабат үзләренә кайтуын да, балага кушылган исемне дә ошатмыйлар. Идрис исеменә туры килә дип, әтисе белән киңәшеп, Рәис исеме кушканнар иде, югыйсә. Тавыш чыгарга сәбәп табылып кына тора.
Идрис баланы да, хатынны да сөенеп, шатланып каршы ала. Тик менә кабат әти-әнисе сүзенә каршы килә алмый. Бер-ике көн биредә яшәү белән, ике айлык баласын кулына тоттырып, каенатасы Гөлҗиһанны йортларыннан куып чыгара. Аның чирле булуын, ул килгәннән бирле үзенең салкын тидереп еш авыруын исбатларга тырыша ул.
– Үзең йөткереп яткан гына җитмәгән, төннәр буе балаң шыңшый. Бездә сиңа урын юк. Улыбызны әрәм итеп ятма. Чирең дә күчә торган, бөтен нәселебезнең башына җитәсең, – дип, кабат җикеренә каената.
Гөлҗиһан өлкәннәргә рәнҗемәсә дә, күз яшьләрен тыеп кала алмый. Ә иң йөрәгенә тигәне – ире аны һәм баласын яклап бер генә сүз дә әйтми. Ир кешенең үз сүзе булмасын инде... Хатын артыннан йортыннан чыгып китү турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Аңа беркайчан да рәхсәт бирмәячәкләр.
Шулай итеп, “кирәк” өчен генә төзелгән гаилә ике ел эчендә кабат кавышмаслык булып таркала. Кыз әти-әнисе янына кайтып сыена. Үзен нахакка рәнҗетүләре өчен әрнесә дә, ул биредә күңеленә тынычлык таба. Тараеп, нишләсә дә гаеп табуларыннан куркып ире йортында узган вакытын кызганса да, бу чор үзләрендәге тыныч тормышны бәяләү, яшәү теләге арту өчен зур тәҗрибә бирә. Сине хөрмәт иткән кешеләр янәшәсендә авырулар да сизелми, арган-талчыккан да беленми икән ул.
Балаңны әтиле килеш әтисез үстерү кеше алдында азрак гарьләндерсә дә, көннәре нурга тула хатынның. Сау-сәламәт улының көннән-көн үсүен, аякка басуын, бакчага китүен, мәктәпкә керүен – барысын да тормышының иң күңелле, иң кадерле мизгелләре итеп күңел түрендә саклый ул.
Идриснең дә инде әти-әниләре бик өлкән яшьтә. Ут чәчкән, гайрәтле чаклары артта калган. Ялгышларны таныр, төзәтер өчен дә соңгарак калдылар. Улларының тормышын җимерүләрен, бәлки, эчтән генә аңлаганнардыр да, ләкин аны кычкырып әйтү өчен берсенең генә дә йөрәге җитми. Бик еракта да түгел, күрше авылда гына үз каннары аккан уллары үсеп килүен дә онытмаган алар. Ләкин аңа ялгыш кына да күчтәнәчләр юлламыйлар, хәлен белмиләр. Улым диеп дәшү турында уйларында да юк. Хәтта газиз әтисе дә аның янына бары тик елга бер тапкыр гына килә. Туган көнендә! Ир бала буларак, Рәис әтисен зырыгып көтеп ала. Аңа бәлки күчтәнәчләр дә кирәкмидер, ул аның акчасына да мохтаҗ түгелдер. Аңа әти назы, әти кайгыртуы, аның терәк булуы бик күпкә кадерлерәк.
Утыздан узып та үз сүзен батырып әйтә алмаган, тулы һәм парлы яшәр өчен үз урынында тора белмәгән ир Гөлҗиһанны кире кагып бәхетле булган дисезме? Бәхет бит ул кош баласы кебек җиңел генә килеп кунмый. Аның өчен тырышырга, тырмашырга, булганны саклый белергә кирәк. Дөрес, кабаттан өйләнә ул. Икенче җәйдә үк үз авылларындагы тормышка чыкмаган бер кызның кулын сорый. Әти-әнисе дә, күз алдында үскән үзебезнең авыл кызы, дип шатлана. Гаилә тормышы гына ялганып китә алмый. Күпме генә бала алып кайтырга теләсәләр дә бу йортка бары тик күңелсезлекләр генә килеп тора. Балаларының беренчесе үле туа, икенчесе туу белән күзләрен мәңгелеккә йома. Аннан хатынга бала табарга ярамый дигән шомлы сүзне җиткерәләр. Бу бәхетсезлекнең артында кечкенә нарасый, тууга ук кагылган, кыерсытылган Рәиснең һәм бу йортка килеп бер генә дә рәтле сүз ишетмәгән Гөлҗиһанның күз яшьләре ятуын авыл халкы, таныш-белешләр яхшы аңлый.
Балалы йорт – нурлы йорт, диләр. Бүген Гөлҗиһаннар йортыннан бәхет чаткылары сибелсә, Идриснең дөньяга бер генә дә елмаеп карамаган көннәре рәттән. Өлкәннәр мәңгелек түгел. Идрис белән Кафия йортта ялгызлары гына яшәп калгач моңаясы, үткән тормышларын барлап, хаталарын саныйсы көннәре әле алда.
Гөлҗиһанның сәламәтлеге бөтен булмаса да, тормышы шөкер итәрлек. Тән яраларын, авыруларны дару белән дәвалап була, ә менә үзең тудырган ялгыш һәм хаталарга, күңел яраларына дәва булырлык дарулар әлегә сатылмый. Бары тик вакыт һәм изге эшләр күңел тынычлыгын кайтарса гына.
Ләйлә Шиһабеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев