Ябалакта яшәүче социаль хезмәткәр Әлфия Минһаҗева матурлык тудырып яши
Ябалакта яшәүче Фәрит һәм Әлфия Минһаҗевлар – авылның күрке булып тора. Алар ишегалларын матурлап, гүзәл бер табигать почмагы ясаганнар.
Җәйләрен ишегалдын яшел чирәм каплый. Тирә-юньдә нинди генә чәчәк юк. Барысы да гөрләп чәчәк ата. Җыйнак кына күл ясалган. Аның янәшәсендә кыяклы үләннәр үсә. Кое да ишегалдын бизәп тора.
–Миңа балалар “чәчәк апа“ дип эндәшә. Исемем дә җисемемә туры килә. Чәчәкләр үстерергә яратам. Балаларым да булыша. Вакыт бар чакта чыгып эшлибез, - диде Әлфия.
Агач эшләнмәләр гаилә башлыгы Фәритнең иҗат җимешләре. Азрак буш вакыты булса, кулына эш кораллары ала ул.
“Тормыш иптәшем – алтын куллы. Ул мин әйткәнне дә көтеп тормыйча, төрле сыннар, коелар ясап куя. Ишегалды уртасына күл дә ясадык. Ишегалдына чыгасы да, кайтып керәсе дә рәхәт, – ди Әлфия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев