Яшәлми калган гомер...
Сәет армиядән соң туган авылына кайтты. Аны көтәргә вәгъдә биргән кыз кияүгә чыккан һәм бала көтә иде инде.
Әти-әнисе улларының кызу канлы булуын белә, шуңа күрә Сәет хезмәт иткән вакытта аңа бу хакта әйтми торырга булдылар, дусларына да әйтмәскә куштылар. Әти-әнисенең куркуына да карамастан, Сәет ул вакытта үзен кулда тотты, ул кыз белән мөнәсәбәтләр ачыкларга бармады, тавыш чыгармады. Дуслары белән берничә көн күңел ачып, бәйрәм итеп алды да эшкә урнашырга булды. Өрлектәй ир-егеткә әти-әни җилкәсендә утыру – килешә торган эш түгел.
Ул вакытта Тәнзилә – әле мәктәпне генә тәмамлаган кыз бала, туган авылында калырга уйлады. Башка яшьтәшләре кебек шәһәргә талпынмады ул, каланың ялтыравыклы, ымсындыргыч тормышы аны кызыктырмады, никтер. Авылда, фермада эш җитәрлек, теләгән кеше эшли, өстәвенә, акчасы да авыл өчен ярыйсы гына чыга, вакытында түлиләр.
Шулай итеп, Сәет белән сөйләшеп, аралашып киттеләр. Берничә айдан соң Сәет кызга кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Инде көзен Тәнзилә Сәетнең туган йортына килен булып төште.
Тәнзилә – тыныч, тотнаклы, эшчән кыз. Кайната-кайнанасы белән дә уртак телне тиз тапты. Кайнанасы, аны эшләргә, моны эшләргә кирәк, дип уйларга да өлгерми кала, Тәнзилә инде шуны ялт итеп эшләп тә куйган була. Шулай да бер җитешсезрәк ягы бар – аш-суга осталыгы юк. Монда кайнанасыннан ярдәм сорады ул, өйрәтүен, нәрсәне ничек эшлисен күрсәтүен үтенде. Тәнзиләнең туган йортында кухняда әнисе хуҗа булды. Нишләптер, кызын аш-су янына җибәрмәде, өйрәтүне кирәк тапмады, ахры. Тәнзиләнең бурычы – мәктәпне укып бетерү һәм хуҗалыкта ярдәм итү булды. Ә кайнанасына киленен пешерергә өйрәтү бер дә авыр эш булмады, киленен аш-су серләренә бик теләп, яратып өйрәтте ул.
1 елдан соң Тәнзилә беренче улын тапты. Ике як әти-әниләре дә «яшьләрне башка чыгару яхшы булыр» дип уйлана башлады. Авылда җир сатып алдылар, әти-әниләре төзелеш кирәк-яраклары алырга ярдәм итте, туган-тумачаларын, дус-ишләрен чакырып өмә ясап, 1 ай дигәндә өйне күтәреп тә куйдылар. Ихатаны төзеп бетерү, лапасын-мунчасын салу 1 генә елга сузылмады, анысы, барысын да әкренләп торгыздылар. Тик ни генә дисәң дә, яшьләрнең үз оясы булды. Шунысына сөенеп туя алмадылар.
Ләкин әти-әниләре яныннан аерылып чыгуга, Сәет бөтенләй үзгәрде дә куйды. Ул вакытта Тәнзилә бала карап өйдә утыра иде. Сәет ни сәбәпледер көнләшә башлады. Янәсе, ул эшкә чыгып китүгә, Тәнзилә янына сөяркәсе килеп җитә икән. Ул эшен ташлап, чабып өенә кайта, пыялаланган күзләрен акайтып хатынына карый, теләсә нәрсә кычкыра, пыр туздырып, кемнедер эзли башлый. Беркемне дә тапмагач, кире эшенә китеп бара. Ә кич кайткач, ялвара-ялвара, Тәнзиләдән гафу сорый. Тәнзилә ирен бик ярата иде шул, аның болай көнләшеп җанына тиюләрен дә кичерде, аның үзен болай тотышын кызу канлы булуы, яратуы белән аклады.
Беренче баласына 1 яшь тә тулмас борын, Тәнзилә кабат балага узды. Сәеткә бу хакта әйткәч, тегесе бөтенләй «бәйдән ычкынды». Беренче мәртәбә хатынына кул күтәрде, «фәхишә» дип атады. Каян башына килгәндер, Тәнзиләнең бу баласы үзенеке түгел, ә сөяркәсеннән балага узган дип уйлады. Тәнзилә егылды һәм карават читенә башын бәрде. Сәет эшенә киткәч, әйберләрен җыеп һәм баласын алып, әти-әнисе йортына кайтып китте.
Башта гаиләсендәге бу ызгышларны кешегә сиздерәсе, тышка чыгарасы килмәде. Әмма әтисе дә, әнисе дә нәрсә булганын, нигә кире кайтканын төпченде. Ул вакытта әнисе кияве яклы булды. Аны яхшы ир, эчми-тартмый, теләсә ничек йөрми, дип яклады. Ярар, бер тапкыр суккан икән, түзәргә кирәк, тормыш булгач, төрле хәлләр була.
«Ир суккан җир тәмугта янмас, түзә бел. Атаңның да миңа сукканы булды, ничава, аннан гына үлмәдек, 30 ел бергә яшибез инде», – дип кызын ачуланды.
Тәнзилә елады.
«Сезнең Сәетне андый хәлдә күргәнегез юк, шуңа аңламыйсыз. Ул бит җен алмаштырган кебек була, шайтанга әверелә. Мин куркам», – дип күз яше түкте яшь хатын.
Кич өенә кайткач, Сәет хатынының һәм улының өйдә булмавын аңлады. Шундук Тәнзиләнең әти-әнисе янына китте. Сәет Тәнзилә алдында тезләнде, гафу сорап ялварды, үзен-үзе белештермәвен әйтте. Армиядән көтәм дип калган кызының башка егет белән чуалып балага узганын, шуннан соң кешеләргә ышана алмавын елый-елый сөйләде. Ә хәзер тәүбә итәм, бала минеке булуына ышанам, диде. Тәнзиләнең әти-әнисе яшьләргә кысылмады.
Тәнзилә ирен кичерде, өенә кайтты. Сәет күпмедер вакыт үзен кулда тотарга тырышты, әмма берникадәр вакыт узгач, кабаттан теге мәхшәр башланды. Ул Тәнзиләне көннән-көн ныграк кыйный һәм сирәгрәк гафу үтенә башлады. Тәнзилә дә язмышына күнде бугай, әти-әнисе йортына кайтудан мәгънә юк, анда беркем дә ышанмаячак, ире янына кире кайтырга мәҗбүр итәчәкләр, тормышта төрле хәлләр була, диячәкләр...
Шулай итеп 15 ел яшәделәр. Тәнзилә башка эшләмәде, өйдә утырды, 4т баласын тәрбияләде. Дус кызлары өчен дә аларның өе «җиде йозакка» бикләнде. Сәет Тәнзиләнең бөтен дус кызларын да «фәхишәләр» дип кенә атады, сине дә күңел ачарга алып чыгып китәргә талпыналар, дип тузынды. Берсендә кемдер Тәнзиләнең кибет янында бер ир-ат белән исәнләшкәненме, сөйләшкәненме күреп, Сәеткә әләкләгәч, кибеткә азык-төлек алырга да балалары йөрде. Ул вакытта Сәет хатынын кара яндырып кыйнады, Тәнзилә берничә көн хәтта бүлмәсеннән дә чыга алмады.
Балалары да гаиләдәге бу хәлләрне күреп, аңлап үсте. Әниләрен бик жәлләделәр, тик ничек ярдәм итәргә генә белмәделәр.
Соңгы тапкыр Сәет Тәнзиләне болай гына, «профилактика өчен» генә кыйнады. Тәнзиләнең кабыргаларын сындырып бетерде, хатын көч-хәлгә идәннән күтәрелде, күрше авылда яшәүче туганнан туган сеңлесенә шалтыратып, барысын да сөйләде.
«Гөлүсә, балалар белән мине үз яныңа сыендыр. Чыдарлыгым калмады, үтерә бит бу мине...» – дип илерде.
Гөлүсә, ире белән аерылышканнан соң, 2 баласы белән генә яши иде. Ул апасы белән 4 баланы үз янына сыендырды.
Хатыны белән балаларының качып киткәнен белгәч, Сәет котырды гына. Тәнзилә әти-әнисе янында түгел, алар да кызларын каян эзләргә икәнен белмәде. Авылда кемдер Тәнзиләне автобус тукталышында күргән булган. Сәет аларны шәһәргә киткән дип уйлады. Ул вакытта Сәет полициядә эшли иде, таныш-белешләре аша хатынын һәм балаларын эзләтә башлады. Күпмедер вакыттан соң, ул аларны тапты. Тәнзилә аны бусагадан да атлатмады, янауларын да тыңлап тормады. Сәет «балаларны алып китәм» дип куркытты. Ләкин балалар да әниләре яклы иде.
«Әни белән яшибез!» – диде дүртесе беравыздан.
Сәет хатынына көн күрсәтмәде, өе янында каравыллап торды, язды, шалтыратты. Балаларны файдаланып, бу хәлне үз файдасына борырга теләде. Хәтта Тәнзиләгә «бергә психологка барыйк» дип тә карады. Үзенең психик проблемалары булуны аңлавын да әйтте. Тәнзиләдән үзен ташламавын үтенде...
Тәнзилә Сәет белән рәсми рәвештә аерылышты. Балалар авылда мәктәптә укыды, алар һаман да Гөлүсә янында яшәде, Тәнзилә бар эштә дә сеңлесенә ярдәм итте. Бераз вакыттан соң Сәет, элекке хатынын эзәрлекләүдән туктады. Әкренләп, Тәнзилә дә тормышка ияләшә башлады, кибеткә сатучы булып эшкә керде. Шунда ук бер ир-ат белән танышты, озакламый очрашып йөри башладылар. Ринас Тәнзиләдән 15 яшькә өлкәнрәк, хатыны үлгән. Әмма Тәнзилә җитди мөнәсәбәтләр турында ишетергә дә теләмәде, ул әле Сәет белән булган хәлләрдән айнып кына килә, чебен очкан тавышка да дерт итеп уянмыйча, төннәрен тыныч йоклый гына башлаган иде...
Ринас бер машинасын Тәнзиләгә бирде.
«Балаларны мәктәпкә йөртерсең, җәй көне рәхәтләнеп тегендә-монда ял итәргә барырсыз», – диде.
Шуннан алда гына Тәнзилә, укып, «права» алган иде. Машина гади генә, кем әйтмешли, «советский», шулай да Тәнзиләгә ошады ул. Булмаган ише түгел әле, ярап торыр.
Көзге кичләрнең берсендә Тәнзилә эшләрен бетерде дә, машинага чыгып утырды, өенә кайтырга ашыкты. Эше ягыннан кузгалып киткәч, артыннан Сәетнең машинасын килгәнен абайлап алды. Ул бу машинаны беркемнеке белән дә бутый алмас иде.
Тәнзилә курыкты, өеннән ераккарак китәргә уйлады. Сеңлесең дә, балаларының да чираттагы ызгышны күрүләрен теләмәде.
Сәет Тәнзиләне онытырга тырышып карады, әмма аңа кемдер Тәнзиләнең бер ир-ат белән очраша башлавын җиткерде, һәм ир бөтенләй чыгырдан чыкты. Тәнзиләне үзен кемгә алмаштырганын күрергә теләп, шушында килде ул.
Тәнзилә куркудан идарәне югалтты, юл читенә төшеп китте. Сәет машина янына йөгереп килде, ишекне ачарга тырышты. Тәнзилә куркудан дер-дер калтырап машинада утыра. Сәет йодрыгы белән бер генә сугып тәрәзне ватты, һәм шуннан җәнҗал купты. Бер мизгелдә ул машинаның арткы утыргычында пәке күреп алды, шуны эләктереп алды да, ярсуыннан, хатынына берничә мәртәбә кадады.
Тәнзиләгә нибары 37 яшь кенә иде, аны өенә 4 баласы көтә, ә ул, табиблар килеп җиткәнче үк, машинасында җан бирде. Сәет үзенең нәрсә майтарганын аңлап, полиция һәм «ашыгыч ярдәм» чакырды. Соңрак, сорау алганда, хатынын нык яратуын, көнләшүдән үз-үзен кулда тота алмаганын сөйләде.
Балаларны якын туганнарына бирделәр. Бер үк көндә 4 сабый әтисез дә, әнисез дә калды.
Чыганак:https://intertat.tatar/news/yasalmi-kalgan-gomer-5858713
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев