Яши-яши арта бара икән, тормышларның яме, тәмнәре…
“Таң белән кайтып кергәндә, балалар өй каршында елашып утыралар. Анда йөрәк өзгәләнгәнен күрсәгез иде”, - дип күз яшьләре белән искә ала Гөлинә апа яшьлек елларында булган үзәк өзгеч мизгелләрне.
Язмыш кешене төрлечә сыный.
Кемдер сына, ә кемдер үзенә килгән сынауларга түзеп, ныгып, киләчәккә өмет-ышаныч белән яши. Олы Бакырчы авылыннан Галимҗан абый һәм Гөлинә апа Әмирхановларны язмыш дигәннәре тормышның иң гүзәл чорында сайлау алдына куя, мәрхәмәткә, игелеккә тикшерә, яңача яшәргә мәҗбүр итә. Бәхет эзләп чит җирләргә чыгып киткән яшь парга туган якларына кире әйләнеп кайтырга туры килә. Аларны авылда берсеннән-берсе яшь балалар - Галимҗан абыйның туганнары көтә...
-17 яшемдә әтиебез үлеп китте. Без әнигә алты малай калдык. Әнкәй икенче группа инвалид. Олы бала буларак йорт эшләре дә, берсеннән-берсе кечкенә энеләрем-сеңелемне карашу да минем өскә төште. Әнкәйгә терәк тә, таяныч та булдым. Бик иртә эшкә җигелергә туры килде. Шуннан бирле бар гомерем колхоз хезмәтендә узды. Тракторда да, комбайнда да эшләдем, фермада механик булып та тордым, - дип искә ала яшьлеген Галимҗан абый.
Галимҗан абый 40 еллык хезмәт стажына ия алдынгы механизатор булса, Гөлинә апа башта урманчылыкта, 12 ел почтада, аннан озак еллар саклык банкында хезмәт куйган. Төскә-биткә чибәр, тыйнак холыклы авылдашының бер күз ташлавы җиткән күрәсең, 19 яшендә төп йортка килен булып төшкән. Башта бәхет эзләп, Үзбәкстан якларына чыгып киткәннәр. Анда бер ел да яшәргә өлгермиләр, 48 яшендә Галимҗан абыйның әнисе вафат була. Ике энекәше, сеңелкәше әле ул вакытта бик кечкенәләр. Беренче, өченче, бишенче сыйныфта укучы яшь балалар шыр ятим кала.
-Эшебез дә яхшы иде, фатирлы да булган идек. Әмма язмыш үзенекен итте. Әнкәйнең үлүе турында хәбәр алуга, калу турында сүз дә булмады. Таң белән кайтып кергәндә, балалар өй каршында елашып утыралар. Анда йөрәк өзгәләнгәнен күрсәгез иде, - ди күз яшьләрен сөртеп Гөлинә апа.
“Яраткан гаиләң, күңелеңә якын эшең булсын”
Үзләренең дә бер уллары, бер кызлары туа. Галимҗан абый белән Гөлинә апа яшь туганнарын да үз балалары кебек тәрбиялиләр, әти-әни назын аларга да тигез өләшәләр. Балаларны укыту, олы юлга чыгару өчен вакытларын да, көчләрен дә кызганмыйлар.
-Бик тату һәм матур яшәдек. Хәзер дә бер-беребезнең сүзеннән чыкмыйбыз. Һәр эшне киңәшләшеп башкарабыз. Яшәү дәверендә ачуланышырга вакыт та булмады кебек. Көне буе эштә идек. Кич сагынышып кына кайтасың. Тормыш һаман шома гына бармый инде ул, шул вакытта утырып аңлашырга, бер-береңә юл куя белү дә кирәк, - ди Галимҗан абый.
Тормышларын тырыш, намуслы хезмәтләре белән бизәгән Әмирхановлар һәрчак макталып, бүләкләнеп торганнар. Гөлинә апа хезмәт ветераны исемен дә алган.
-Галимҗан абыегыз эшемнең җаваплылыгын аңлап яшәде. Эштән соңга калып кайткан чаклар еш була иде. Төнлә шалтыратсалар да, икәүләшеп чыгып китәбез. Һәрчак ярдәм итәргә тырышты. Беркайчан да кыерсытмады. Кешедән дә кыерсыттырмады, - ди Гөлинә апа.
“Көнебез узуын сизмибез дә”
Лаеклы ялда да кул кушырып утырмыйлар Әмирхановлар. Үзләренә шөгыль, кәсеп табып, хезмәтнең тәмен, тормышның ямен белеп яшиләр. Көннәре узуын сизми дә калалар. Гөлинә апа балаларына, оныкларына оекбаш-башмаклар бәйли, алмазлы мозаика белән берсеннән-берсе зәвыклы картиналар чигә. Аш-суга да бик оста ул. Олы мичтә пешергән юкалары, кабартмалары тел йотарлык була. Яшьлегендә бик яратып тегү дә теккән. Галимҗан абый исә дини китаплар укырга ярата, яңадан-яңа догалар өйрәнә. Атна саен мәчеткә җомга намазына йөреп, күңелен иман нуры белән баета. Әмирхановларның кәсепләре санап та бетерерлек түгел. Хуҗалыкларында ишле генә умарталыклары да бар. 40 баш умарта ояларын соңгы елларда гына азрак киметкәннәр. Шифалы балларын ерактан ук килеп алалар икән. Җәен бакчада эш бетми, диләр. Күпләп яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр, тавык-чебешләр, үрдәкләр дә асрыйлар.
“Балалар бәхете - безнең бәхет”
Уллары Азат, кызлары Лилия дә әти-әни үрнәгендә дөрес һәм төпле тәрбия алганнар. Лилия югары белемле, хәзерге вакытта Каратун мәктәбендә эшли. Азатларының үз шәхси эше бар. Җирләр сатып алып, үз мәйданында күпләп иген үстерә ул.
-Барлыгы 60 гектарлык җире бар. Былтыр ел коры килүенә карамастан, бер гектардан 45 центнер уңыш җыеп алды. Техникалары да җитәрлек. Чылбырлы тракторы, комбайны, Беларус тракторы - җир эшкәртү өчен барысы да кирәк. Икмәк саклау өчен зур амбар да корып куйды. Агрофирмага да бик теләп булыша. Ел саен чәчүгә чыга. Каршы килгәне юк. Ике ел рәттән үз тракторы белән авылыбыз кырларын да берүзе диярлек чәчеп чыкты. Яшьтән үк тимер-томыр арасында булгач, техниканы да үзе ремонтлый, - дип сөйли Галимҗан абый.
Галимҗан абый һәм Гөлинә апаның бергә тормыш корып яши башлауларына 50 ел булган. Узган ел алтын туйларын билгеләп үткәннәр. Балалары, оныкларының кадер-хөрмәтен, кайгыртуларын тоеп гомер итүләре белән дә чиксез бәхетле алар.
-Аллага шөкер, без тормыштан канәгать. Балаларыбыз беркайчан да битебезгә кызыллык китермәделәр, хәсрәт күрсәтмәделәр. Хәзер дә үрнәк булып яшиләр. “Дәү әни”, “дәү әти” дип өзелеп торучы дүрт оныгыбыз да бар. Бүгенге көнебез бәхетле дә, рәхәт тә. Ходай бары тик исәнлектән, тигезлектән генә аермасын иде, - дип телиләр Әмирхановлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев