Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Язмышны үзгәртеп буламы?

Кешенең язмышы үзе туганчы ук язылган була, диләр бит. Бу хакта динебез нәрсә әйтә?

Иң беренче чиратта тәкъдир һәм язмыш төшенчәләре белән танышыйк. Тәкъдир (кадәр) – ул барлык вакыйгаларның вакыты, урыны һәм рәвеше Аллаһы гыйлемендә алдан билгеләнеп куелуы ул. Язмыш (када) – Аллаһы гыйлемендә булган нәрсәләрнең билгеле бер вакытта Аллаһы әмере буенча башкарылуы, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

Бу мәгълүмат кайда саклана соң? Тәкъдир кылынган барлык нәрсәләр күктә саклана торган тәкъдир язуында – «ләүхүл-мәхфүз»дә язылган. Гарәп телендәге турыдан-туры мәгънәсе – «саклана торган такта».

Бу хакта Пәйгамбәребез Мөхәммәд болай дип әйткән: «Аллаһы Тәгалә күкләрне һәм җирне бар иткәнче 50 мең ел алдан кешеләрнең язмышларын язып куйган».

Коръәндә болай дип әйтелгән: «Ләүхүл-мәхфүздә (күк китабында) язылмыйча, ягъни Аллаһы тәкъдир итмичә, җиргә дә, сезнең күңелләрегезгә дә бернинди бәла-каза, кайгы ирешмәс. Бу бәла-казаның булачагын белү Аллаһы өчен бик җиңелдер» («Әл-Хәдид / Тимер» сүрәсе, 22нче аять).

Димәк, язмышны үзгәртү безнең ихтыярда түгел? Бу сорауга Рәсүлебезнең түбәндәге хәдисе җавап бирә: «Югарыда тәкъдир кылынганны берни дә үзгәртә алмый, догадан кала».
Дога кылуның төп максаты – һәр нәрсәнең хәерле тәмамлануын сорау. Шул очракта без язмышыбызны хәерле якка үзгәртә алачакбыз.

Ә Аллаһыга яхшырак мәгълүм.
 

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/iman/2022-10-24/yazmyshny-zg-rtep-bulamy-3000911?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев