Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Игелекле һөнәр

Сәгать белән исәпләшми ул Тәүгелде авылы фельдшеры Зөлфия апа Гыймадиева һәрбер авыруны шифалы кулы белән генә түгел, үтемле киңәше, җылы карашы белән дә дәваларга тырыша.

Шәһәр җиреннән аермалы буларак, авыл фельдшеры булып эшләү икеләтә җаваплылык сорый торган һөнәрләрнең берсе. Чөнки фельдшер, гомумән, киң белемле булырга тиеш. Ул үз җирлегендә терапевтны да, педиатрны да, күз табибын да алыштыра. Авыруны тынычландыручы, юатучы психолог ролен дә үти. Тәмле телле, ярдәмчел, ягымлы булу да халыкның күңелен яуларга ярдәм итә.
Тәүгелде авылы фельдшеры Зөлфия апага нәкъ шушы сыйфатлар хас. Зөлфия апа үзе Тутай авылыннан. Беренче олы бала булып дөньяга килгән. Шуңа да әнисенең төп ярдәмчесе булып үскән. Игезәк энекәше белән сеңлесен дә тәрбияләргә булышкан.
-Мәктәптә укыганда ук табиб булырга теләдем. Ап-ак халатлы апаларны күргәч, минем дә шулай матур итеп киенеп йөрисем, авыруларны дәвалап, алардан рәхмәт сүзләре ишетәсем килде. Әнием дә еш авырый иде. Аны да аякка бастырасым, озын гомерле итәсем килде. Аллага шөкер, әнием әле дә исән-сау, янәшәбездә гомер кичерә, - дип сөйли Зөлфия апа.
Тутай, Кызыл Тау авыл мәктәпләрен тәмамлагач, хыялын тормышка ашыру максаты белән Буа медицина училищесына укырга кергән ул. Һөнәр үзләштергәч, хезмәт юлын Олы Бакырчы авылы фельдшер-акушерлык пунктында башлап җибәрә. Ике елдан соң Зөлфия апаны Тәүгелде авылы пунктына күчерәләр. 35 ел хезмәт тәҗрибәсе туплаган Зөлфия апа бүгенге көндә алыштыргысыз белгеч, үз һөнәренең чын остасы.
- Авыруларның хәлен җиңеләйтү өчен хәлемнән килгәнен барысын да үтәргә тырышам. Авылда барлыгы 170 кеше исәпләнә. Аларны дәвалау, авыруларны кисәтү, беренчел ярдәм күрсәтү - минем өстә. Авыруларны кирәкле дарулары белән дә тәэмин итәргә тырышам, даими тикшерелү узарга өндим. Йөкле хатын-кызларның, яңа туган балаларның хәлен белешәм. Кайчагында киңәш сорап та киләләр. Аны дөрес, үтемле итеп, вакытында бирә дә белергә кирәк, - ди ул үзе.
Авыл фельдшеры вакыт белән исәпләшергә тиеш түгел. Ә һөнәреңнең җаваплы, тынгысыз булуын аңлаучы гаиләң булганда эшең дә җиңел бара. Зөлфия апа тормыш итпәше Шамил абый белән өч бала тәрбияләп үстергән. Хәзерге көндә оныгын тәрбияли.
Хуҗалыгы да ишле Зөлфия апаның. Тынгысыз, шул ук вакытта тыйнак холыклы Зөлфия апа өендә дә алны-ялны белми. Иптәше белән күп итеп терлекләр дә тоталар, сыерлар да асрый. Бакчасында да тәртип аның, яшелчәсе, җиләк-җимеше дә мул булып үсеп утыра.
Зөлфия Гыймадиева бүгенге көндә алыштыргысыз белгеч.

Ландыш Гайнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев