Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

“Ике дәү әтием дә алтын куллы булганнар”

Апас урта мәктәбе укытучысы Алмаз Мифтахов кечкенәдән агач эшләре белән мавыга.

(30 март, “Апастово-информ”).


Алмаз Мифтахов Апас урта мәктәбендә хезмәт дәресе укыта. Ул дәресләрдә, түгәрәкләрдә укучыларны агач эшләренә өйрәтә. Алар үзләренең кул эшләре күргәзмәләрен төрле фестивальләргә дә алып киләләр. Күз явын алырлык эшләнмәләренә сокланып туймассың.


-Ике дәү әтием дә алтын куллы кешеләр булганнар. Тимерче, агач остасы булулары белән тирә якта да дан тотканнар. Үзем дә кечкенәдән кул эшләре белән мавыгам. Бабайлардан күчкән сәләттер дип уйлыйм. Хезмәт дәресе укытучысы буларак үз өстемдә даими эшлим һәм осталыгымны арттырам. Белгәннәремне укучыларыма да өйрәтәм, - ди ул үзе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев