Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Илсур Һадиуллин: Хәзерге заман татар теле укытучысы телебезнең төзеклеген сакларга тиеш

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Бөтенроссия «Туган тел» форумының пленар утырышында хәзерге заман татар теле укытучысына зур миссия йөкләнүен билгеләп узды.

«Ул алдынгы фикер иясе һәм омтылышлар үрнәге буларак туган телебезнең горур урынын, сафлыгын, төзеклеген сакларга хезмәт итәргә тиеш», - дип мөрәҗәгать итте ул форум делегатларына.

Министр моның өчен бүген киң мөмкинлекләр, заманча шартлар да булдырылганын искәртте. «Федераль закон тарафыннан туган телдә белем алу, Россия халыкларының туган телләрен өйрәнү хокукы белем бирү программаларының мәҗбүри өлешендә сакланды», - диде.

Илсур Һадиуллин татар теле укытучысының өстәл китабының әһәмиятен әйтте. «Әлеге китапта мөгаллимнәр өчен укыту һәм тәрбия эшендә һәрвакыт кирәк булган мәгълүматлар тупланды: норматив-хокукый документлар исемлеге, федераль дәүләт белем бирү стандартларының төп төшенчәләре, актуаль булган федераль дәреслекләр, тел һәм мәдәният өлкәсенә караган грантлар һәм башкалар. Рәхим итеп файдаланыгыз», - диде.

Илсур Һадиуллин туган телләрне өйрәнү гаризалар нигезендә гамәлгә ашырылуын искәртеп үтте. «Беренчедән, безгә туган телне өйрәнү өчен конкрет хокукый механизм бирелде. Икенчедән, әти-әниләребезнең аңлы рәвештә ана телен сайлаулары милли үзаң күрсәткече түгелме соң дигән сорау туа? Милләтпәрвәр дип күкрәк кагасың икән, рәхим итеп гаризаңны яз, туган телеңне сайла, өйрән!» - ди министр.

«Бу юнәлештә ата-аналар белән аңлату-агарту эшләрен алып бару бик мөһим. Әлеге мәсьәлә мәктәпкә йөкләнелде дисәк хата булмас», - дип билгеләп узды Һадиуллин. Министр укытучыларның ата-аналар алдында абруй казанырга тиешлегенә игътибарны юнәлтте.

«Ата-аналар үз балалары өчен сыйфатлы белем һәм тәрбия тели, мәктәпнең җиһазланганын, ә мөгаллимнәрнең тәҗрибәлесен сайлый. Шушы нисбәттән мин, хөрмәтле мәктәп җитәкчеләре һәм укытучылар, сезгә мөрәҗәгать итәм. Ата-аналар игътибарын сез үз авторитетыгыз белән яулап аласыз һәм алар сезнең җитди дәлилләрегезгә колак сала. Бар көчегезне шушы агарту һәм хезмәттәшлек эшенә юллавыгызны сорыйм», - диде Илсур Һадиуллин.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ilsur-hadiullin-xazerge-zaman-tatar-tele-ukytucysy-tugan-telebeznen-tozeklegen-saklarga-5879043

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев